Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Саташа бугай...» – Элвин Грейның яңа образын тәнкыйтьләгәннәр

news_top_970_100
«Саташа бугай...» – Элвин Грейның яңа образын тәнкыйтьләгәннәр
"Татар-информ" архивы

Җырчы социаль челтәрдәге аккаунтында яңа образын күрсәткән.

Үзгәреп торырга яратучы Элвин Грей бу юлы чәченә «дреды» ясаткан, ягъни ул хәзер – вак-вак буталып беткән сыман чәч бөдрәләреннән. (Хәтерләсәгез, 2018 елларда да ул шундыйрак «прическа» эшләткән иде инде, тик ул вакытта чәч бөдрәләре кыскарак иде.)

Яраткан җырчыларының бүгенге образын күпчелек виртуаль дуслары кабул итә алмаганнар. «Юк, юк, юк! Бу синеке түгел», «Элвинны кире кайтарыгыз!», «Әстәгыфирулла!», «Дреды» өчен картрак бугай инде син. Элек алар сиңа килешә иде, хәзер – юк», «Шаман булдыгызмы әллә?», «Хатыныгыз кая карый?», «Киркоровның күчермәсе булган бит бу», «Саташа бугай...», «Уф, нинди макароннар», «Чәчләреңне яңадан үзгәртмәсәң, концертларыңа бармыйбыз», – ише комментарийлар язучылар шактый булган.

Бик сирәкләре исә җырчының кыяфәтендәге яңалыгын уңай бәяләгән. «Артст кешенең образы үзгәреп торырга тиеш инде», «Имиджны үзгәртү – ул шәп әйбер», «Ой, син ничек төрле! 2017 елдан бирле күзәтәм сине», – диючеләр бар.

Ә берәү, җырчының фотолары астындагы комментарийларның күплегенә ишарәләп: «Маладис, Радик! Барысы да ничек җанландылар, үзләренең проблемалары турында да оныттылар хәтта!» – дип язып калдырган.

Фотолар: Элвин Грейның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 апрель 2023
    Исемсез
    Карарга страшно, 🙄😡😡
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100