news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Сасы ис торган»: Башкортстанда 24 яшьлек кызның мәете ике атна фатирда яткан

news_top

Башкортстанның Илеш районында фатирда 24 яшьлек кызның мәете табылган. Фатирдан сасы ис килә башлагач, күршеләре полициягә мөрәҗәгать иткән. Мәет анда 2 атналап яткан. Кызны үз фатирында үтергәннәр. Ул анда үзе генә яшәгән, балачактан ятим булган.

Күршеләре 22 гыйнварда полиция чакырткан. Фатирда кызның мәете табылган, көчләү эзләре булган. Тикшерү нәтиҗәсендә, аның соңгы тапкыр кем белән аралашканы билгеле булган. 24 яшьлек Чакмагыш егете шикләнелгән.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, фаҗига 9 гыйнварда булган. Ул егетнең сөйгән кызы аны үтерелгән кызга көнләгән. Егет аның белән ачуланышкан да бу кызның фатирына килгән. Сөйгәненә шалтыратып, барысын да аңлатуны сораган. Кыз баш тарткан, алар сүзгә килгән, егет кызга күп тапкыр пычак белән кадаган да китеп барган, дип яза «Bach.news»

Егет үз гаебен таныган, аны кулга алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар