Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шашлыкны пешереп җиткермәгән өчен, Казанда яшәүче ир-ат кунагын үтереп, мәетен тураклаган

news_top_970_100
Шашлыкны пешереп җиткермәгән өчен, Казанда яшәүче ир-ат кунагын үтереп, мәетен тураклаган
"Татар-информ" архивы

Казанда яшәүче ир-ат танышын үтереп, мәетен тураклаган. Ике таныш эштән соң «салып» утырырга, шашлык пешерергә дип очрашкан булган. Бу турыда «Татарстан 24» каналы Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

35 яшьлек ир-ат танышын үтерүдә шикләнелә. Ул мәрхүм ир-атны төзелеш эшләрендә ярдәм итәр өчен чакырып китергән булган.

Эш беткәч, ир-атлар хәмер эчеп утыра, шашлык пешерә. Кунак кеше шашлыкны пешереп җиткермәгән, ир-атлар шуның өчен талаша башлаган. Аннары сугышырга тотынганнар. Бераздан хуҗа кеше кунагының сулыш алмавын абайлап алган.

Аннары ул мәетне «болгарка» пычкысы белән туракларга карар кыла. Ләкин тураклаган чакта, тукталып, үзе үк полиция чакыра.

Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100