news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шашлыкны нәрсә белән ашарга ярамый?

news_top

Шашлыкны майлы ризыклар, майонезлы салатлар, какланган ашамлыклар һәм хәтта яңа җиләк-җимешләр белән бергә ашарга киңәш ителми. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының реабилитация һәм курортология илкүләм медицина тикшеренүләре үзәгенең «Россия» шифаханәсе диетологы Галина Лебедева сөйләде, дип яза «РИА Новости».

Белгеч сүзләренчә, мондый ризыкларны бергә куллану бавырга йөкләнешне арттыра һәм эчәклектә әчү процесслары китереп чыгарырга мөмкин.

Табиб шулай ук шашлык белән чикләвекләр һәм ашкайнату өчен авыр булган башка ризыклар ашамаска киңәш иткән.

Аның сүзләренчә, сәламәтлек өчен файдалы булсын дисәң, шашлыкны яшелчәләр (кыяр, помидор, кәбестә) яки грильдә пешерелгән яшелчәләр (борыч, баклажан) белән бергә ашарга кирәк.

«Клетчатка ризыкның эшкәртелүен тизләтә, токсиннарны чыгара һәм калорияләр балансын көйли. Рационга яшел тәмләткечләр һәм тимернең үзләштерелүен яхшырта торган С витамины чыганагы булган лимон өстәгез», – дип өстәгән диетолог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар