Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100
Шашлык рецептлары
Гөлүзә Василова

Шашлык – хуш исле, сусыл, күмер исе килеп торган ит. Күпләр шашлыкны Кавказ халыклары ризыгы дип уйлый. Әмма бу дөрес түгел. Шундый ук шашлыкны дөньяда яшәүче күп кенә халыклар табынында очратырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, «шашлык» сүзе кавказ халкы арасында чыкмаган, ә рус теленә дә очраклы килеп кергән. Ул «шиш» дигән кырым татарлары сүзеннән бозып ясалган.

Шашлык Россиядә XVIII гасырга кадәр билгеле булган, әмма «як-ягын әйләндереп кыздырган ит» дип аталган.

Шашлык барлыкка килгән илне эзләү урынсыз. Борынгы кешеләр ут чыгарырга өйрәнгәч тә учакта әзерләнгән ит ашаганнар. Йөзләгән гасырлар элек аучылар һәм солдатлар утлы корал чистарткычта (шомпол) ит кыздырган.

Бүген исә шашлыкка итне маринадлап кую ысуллары күптөрле. Әмма соңгы вакытта без тавык шашлыгын бик гади әзерли башладык. Тавыкны кисәкләргә бүлгәләргә, блендер белән ваклатылган суган һәм соя соусы салып болгатырга һәм салкында 3 сәгать тотарга. Бу шашлыкка башка бернинди тәмләткеч һәм тоз да салмыйбыз. Бик тәмле була.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

1. Кефир белән маринадланган тавык ите. Тавыкны зуррак кисәкләргә бүлгәләргә, ярымбоҗралап суган турарга, тоз, борыч (шашлык өчен махсус тәмләткечләр) сибәргә һәм 1 пакет кефир салып, 1-2 сәгать тотарга. Аннары учакта кыздырырга мөмкин.

2. Газлы су һәм лимон согы белән маринадланган тавык ботлары (ак ит өчен туры килеп бетми). Беренче эш итеп 3 литрлы савытка 2 суган турап салырга, тоз сибеп согын чыгарырга, суган өстенә 1,5 кг тавык ботын салырга, тәмләткечләр сибәргә, лимонны урталай бүләргә, өч кисәген ит өстенә салырга, калган лимонның согын ит өстенә сыгарга һәм барысын бергә яхшылап болгатырга, ит күмелерлек итеп минераль су салырга. Минераль су, суган суы һәм лимон согы, тәмләткечләр белән «дуслашып», хуш ис тарата. Азык пленкасы белән каплап, 8 сәгатькә суыткычка куярга.

3. Хәзер итне киви белән маринадлау «модада». Киви белән маринадланган иттән шашлык тәмле һәм йомшак булачак, ниндидер тәмләткечләрдән башка да шашлыкка әчкелтем тәм бирә.

Кивидан маринад төрле ит өчен дә яхшы, шулай ук балык маринадлау өчен дә яхшы.

1 кг иткә 1 киви, 5 уртача суган, борыч һәм тоз кирәк булачак. Иткә тәмләткечләр салып яхшылап болгатырга. Суганның бер өлешен ярымбоҗралап турарга, ә икенче яртысын вакларга һәм кул белән суын чыгарганчы изәргә, соңыннан икесен бергә кушарга, шулай ук иткә салып болгатырга. Кивиның кабыгын әрчергә, эре угычтан уарга һәм иткә салып болгатырга. 1 сәгатькә суыткычка куярга.

4. Горчица белән маринадлау.

700 грамм иткә 2 аш кашыгы горчица, 2 аш кашыгы соя соусы, тәменчә тоз һәм борыч кирәк.

Иткә горчица, соя соусы, тоз һәм кара борыч салырга, яхшылап болгатырга, өстен азык пленкасы белән капла, 1 сәгатькә суыткычка куярга.

Горчицада маринадланган шашлыкны яшелчәләр һәм соус белән табынга бирергә.

5. Йорт куяны итеннән томатлы һәм суганлы маринадта шашлык өчен: 1 куян ите, 5 суган, 0,5 литр өйдә ясалган кетчуп (әгәр юк икән, 0,5 литр суда 3 кашык томат пастасын болгатырга мөмкин), 20 мл 9 процентлы уксус, тоз һәм тәмләткечләр. Барысын бергә кәстрүлгә салып болгатырга һәм 5 сәгатькә маринадларга яки төнгә калдырырга мөмкин.

 

Фото: © Гөлүзә Василова

6. Тавык йөрәкләреннән шашлык өчен: 700 грамм тавык йөрәкләре, 3 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 аш кашыгы томат пастасы, 1 аш кашыгы соя соусы, 0,5 чәй калагы тоз, тәмләткечләр.

Иң элек маринад ясарга кирәк. Тирән савытка соя соусы, зәйтүн мае, томат пастасы, тоз, тәмләткечләр салып болгатырга, аннары тавык йөрәкләренә салырга, ким дигәндә 1 сәгатькә калдырырга. Һәр ягын да 8 минут кыздырырга.

7. Сарык итеннән шашлык өчен: 1 кг ит, 4-5 суган, тоз, тәмләткечләр, үсемлек мае, 150 грамм шәраб.

Иткә тоз, борыч, ярымбоҗралап суган, шәраб һәм үсемлек мае салып яхшылап болгатырга. Яшь ит булса, берничә минут та җитә, ә карт терлек ите булса, 3-4 сәгать кирәк. Әзерләгән вакытта шашлыкларга шәраб сибәргә мөмкин. Мондый шашлыкны базилик, петрушка, яшел суган кебек яшел тәмләткечләр белән бирәләр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100