Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шашлык пешерә торган рәшәткәне чистарту өчен җиңел ысуллар

news_top_970_100
Шашлык пешерә торган рәшәткәне чистарту өчен җиңел ысуллар
Фото: © «Татар-информ»

Гриль рәшәткәсен тиз һәм мәшәкатьсез юарга телисезме? Рәшәткәне пакетка яки капкачлы зур савытка урнаштырыгыз һәм түбәндәге чараларның берсен салыгыз.

1. «Кока-кола» эчемлеге өслекне нибары 20 минут эчендә чистартып ала.

2. Уксус-сода катнашмасы (1:1 пропорциясендә), идеаль нәтиҗә өчен 8-10 сәгать җебетеп торырга кирәк булачак.

3. Нашатырь спирты катып беткән рәшәткәне 6-7 сәгатьтә чистартачак.

4. Савыт-саба юу өчен гадәти чараны да кулланырга була. Әйбәтләп күбекләндерү яхшырак нәтиҗә бирә, рәшәткәне 2-3 сәгать җебетергә кирәк була.

Рәшәткә пычрану дәрәҗәсенә карап, бу ысулларның берсен сайларга була. Мәсәлән, савыт-саба юа торган чара яңа май таплары өчен генә яраклы, ә куәтлерәк ярдәмчеләр – сода, уксус һәм нашатырь. Рәшәткә узган сезоннан ук пычрак калган булса да, алар пычракны һәм корымны бетерәчәк.

Чыганак: «Челнинские известия»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100