Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Көлә-көлә шашлык ашаганда үңәченә сөяк кадалган хатынны табиблар коткарган

news_top_970_100
Көлә-көлә шашлык ашаганда үңәченә сөяк кадалган хатынны табиблар коткарган
Михаил Захаров/архив

Ростов өлкәсендә яшәүче 38 яшьлек хатын шашлык ашаганнан соң, үлә язган. Ул ит кисәге белән тончыккан. Аннары стаканлап үсемлек мае эчеп, үзен дәвалап маташкан. Биш көн узгач кына табибларга мөрәҗәгать иткән. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Шашлык кисәгендәге сөяк бу хатынның үңәченә кадалып калган. 

"Балаларны әбиләренә җибәрдек. Үзебез дуслар белән шашлык ясадык. Без итнең сөяклесен сайлап алабыз. Өстәл артында көлешә-көлешә ашаганда, сөякле ит кисәген чәйнәмичә йотканмын", - ди Екатерина.

Ул дуслары киңәшен тыңлап, бер стакан үсемлек мае эчә. Шулай итеп сөякне төшереп җибәрмәкче була. "Башта берни дә авыртмады. Аннары тамак авырта башлады. Ангина дип уйлап, дарулар эчтем. Аннары муеным шеште, сулыш алу кыенлашты. Шуннан соң гына хастаханәгә бардым. Табиблар шаккатты - сөяк бугаз артына кереп кадалган", - ди Екатерина.

Ростов хирурглары 2,5 см озынлыктагы, 0,5 см киңлектәге сөякне табып ала. Үңәчкә кадалган сөякне өске яктан ала алмыйлар, аны эндоскоп белән ашказанына төртеп төшерәләр, аннары эчәклектән алалар. 

Аннары муен өлкәсендә барлыкка килгән флегмонаны дәвалыйлар. Ул биш көн сөяк кадалып торудан барлыкка килгән. Муен флегмонасы, үңәч перфорациясе - гомер өчен куркыныч әйберләр, дәвалану айлар буена булырга мөмкин. Бәхеткә, Екатерина ике атна эчендә дәваланып чыга алган, диелә бу хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100