news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шашлык ашаганнан соң үлә язган ир-атны табиблар коткарган

news_top
Шашлык ашаганнан соң үлә язган ир-атны табиблар коткарган
Фото: © "Татар-информ"

Новосибирск өлкәсендә шашлык ашаганнан соң үлә язган 49 яшьлек ир-атны табиблар коткарган. Бу турыда «Вести» каналы яза.

150 кило авырлыктагы ир-атның эче авырта һәм аны хастаханәгә китерәләр. Алдагы көнне иптәшләре белән күп итеп шашлык ашый, хәмер эчә.

Табиблар ачыклаганча, аның аортасына зыян килгән. Аңа ашыгыч операция ясыйлар.

Кардиологлар сүзләренчә, артык авырлыгы булганга, ул күптән гипертониядән интегә, шул сәбәпле аның аортасында дефект барлыкка килгән. Артык күп ашагач, кан басымы күтәрелгән, аорта стенкасына зыян килгән.

Хәзер ир-атның аортасында протез ясаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар