Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шашлык ашаган ир-ат комага киткән

news_top_970_100
Шашлык ашаган ир-ат комага киткән
Фото: © "Татар-информ"

Новосибирск өлкәсенең Искитим шәһәрендә 68 яшьлек ир-ат шашлык ашаганда тончыккан, комага киткән һәм вафат булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир-ат 5 августта бакчада шашлык пешергән. Аннары шуны ашаганда тончыккан, сулыш алуы кыенлашкан.

Күршесе ярдәм иткәнгә генә ул шунда ук үлми калган. Күрше ир-ат Геймлих ысулын кулланган – тыгылган ризыкны сулыш юлларыннан төртеп чыгара алган. Пенсионер ир-ат барыбер аңын югалткан. Шуннан соң «ашыгыч ярдәм» чакырганнар.

Хастаханәдә бу ир-ат комага киткән. 2 атна комада ятканнан соң, 20 августта ул үлгән.

Хастаханәдә аңлатканча, ир-атның үлеме шашлык белән турыдан-туры бәйле түгел. Ул катлаулы хроник авыруларыннан үлеп киткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100