Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлардан Яңа ел табынына шашлык рецепты

news_top_970_100
Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлардан Яңа ел табынына шашлык рецепты
Фото:© социаль челтәрләр

Татар эстрадасы йолдызлары Яңа ел рецептлары белән бүлешә. Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар Яңа ел табынына бәлеш, тутырылган каз, күпсанлы салатлардан кала, һәрвакыт шашлык белән бизи икән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Кунаклар «синең шашлыгың – иң тәмлесе» дип мактый, үзебез дә бик яратабыз», – ди Айгөл.

Шашлык өчен 3-4 килограмм ит (тавык ботлары) өчен маринад әзерләргә. Моның өчен 2-3 аш кашыгы соя соусы, 2-3 аш кашыгы бальзам соусы, 2-3 аш кашыгы аш серкәсе, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, ярты аш кашыгы борыч (мин борычлар катнашмасын салам), 1 аш кашыгы «Роллтон» («тавык ите өчен» дигән тәмләткеч), 1 аш кашыгы аджика (кибетнеке дә, ачы булса, үзегезнеке дә ярый) кирәк. Боларга 1 баш сарымсакны угыч аша чыгарырга һәм 2-3 аш кашыгы майонез салып, ит белән барысын да яхшылап болгатырга. Аннары капкач белән каплап, 2-3 сәгатькә суыткычка куярга.

«Ясап карагыз әле, безнең кебек ачы-борычлыны яратучыларга ошарга тиеш. Бәйрәмнәрегез матур, гаиләләрегез, якыннарыгыз белән узсын, табыннарыгыз мул булсын. Якынлашып килүче 2024 ел барыбызга да иминлек, саулык, шатлыклар гына алып килсен!» – дип белдергән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100