Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарымсактан бушаган түтәлгә нәрсә утыртып куярга?

news_top_970_100
Сарымсактан бушаган түтәлгә нәрсә утыртып куярга?
https://pixabay.com/

Сарымсак җәй урталарында өлгерә, аны алгач түтәл бушап кала. Бу урынга яшел тәмләткечләр, укроп, петрушка, салат яки пекин кәбестәсе утыртып куярга була. Киңәшләр сайтында шул хакта язылган.

Сарымсак урынына редис, дайкон, ачы торма, шалкан да утыртып була. Алар да көзгә кадәр өлгерә. Җәй уртасында утырткан редис уклар җибәрми. Ачы торма да шулай ук, җәй утырткан ачы торма көзен озаграк саклана.

Кайсыбер бакчачылар сезон уртасында куяр да утырта әле. Бу очракта иртә өлгерә торган сортларны чәчәләр.

Сарымсак урынына яшел борчак утыртып өлгертергә була. Баллы сортларны кышка консервлап әзерләргә дә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100