Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарымсакның яңа уңышын ничек сакларга?

Дөрес итеп урнаштырсаң, сарымсак киләсе көзгә кадәр яхшы торыр, ди тәҗрибәле бакчачылар.

news_top_970_100
Сарымсакның яңа уңышын ничек сакларга?
https://pixabay.com

Киләсе көзгә кадәр сарымсак черемичә һәм кипмичә саклансын өчен киңәшләр «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Сарымсакны «толымнарга» үреп куярга була. Аны салкын һәм караңгы урында саклагыз.

Пыяла банкада да сарымсак яхшы саклана. Банканы сабын белән юып, стерильләштерегез. Сарымсакларны яки аның тырнакларын аерып банкага тутырыгыз һәм капрон капкач белән ябып куегыз.

Сарымсакны суыткычта тотып та була. Аны кәгазь пакетка, катыргы тартмага тутырып яки яшелчәләр саклый торган пластик контейнерга салып куярга була.

Сарымсакны таш тоз эчендә саклап була. Пыяла банканы стерильләштерегез һәм төбенә таш тоз салыгыз. Аннары сарымсакны яки аның тырнакларын аерып тутырыгыз. Шулай итеп тоз белән аралаштырып, катламлап банканы тутырыгыз.

Сарымсак пычкы чүбе яки агач көлендә дә яхшы саклана. Катыргы тартмага катламлап сарымсак һәм пычкы чүбе тутырыгыз. Аскы һәм өске катлам пычкы чүбе булсын. Ылыслы агач чүбе булса яхшырак. Пычкы чүбе урынына агач көле алырга була, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100