news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сарымсакның угын кайчан өзәргә?

Укны өзмәсәң, сарымсак уңышы начар була.

news_top
Сарымсакның угын кайчан өзәргә?
pixabay.com

Әгәр сарымсакның уклары бөгәрләнеп килсә яки чәчәккә бөреләнгән булса — укны өзәргә соң инде. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Укларны өзүнең иң яхшы вакыты — алар 10-15 см озынлыкта булганда. Бу чакта алар әле сарымсакның барлык тупланган «ризыгын» алып бетерми, яңадан үсәргә дә өлгермәячәк. 

Сарымсак угын кайчы яки секатор белән кисеп алсаң хәерле. Аны нигезен 1 см калдырып кисегез, аннары өч көн чамасы су сипми торыгыз. 

Укны алмасаң, аның башында нәни сарымсаклар үсә, үсемлек орлык бирергә әзерләнә. Шул сәбәпле төпкә китәсе туклыклы матдәләр орлыкка китә, сарымсак вак һәм коры була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар