Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарымсакны кайчан җыеп алу яхшырак?

news_top_970_100
Сарымсакны кайчан җыеп алу яхшырак?

Көздән утыртып калдырылган сарымсакны июль ахырында – август башында җыеп алырга кирәк. Ә язын утыртылган сарымсак августның икенче яртысында өлгерә. Сарымсакны җыеп алу өчен киңәшләр «Челнинские известия» газетасында чыкты.

Сарымсакның өлгергәнен белү өчен, аның укларына игътибар итәргә кирәк. Уклары турая, ә чәчәкле башының тышчасы ярылып тора. Шушы чәчәкләре шартлап ярылып биш көн узгач казып алу яхшырак була.

Шулай ук сарымсакның өлгерүен башка билгеләргә карап та белеп була: сабаклары, яфраклары саргая, тамыр муентыгы корый. Бер-ике баш сарымсакны казып алып карарга кирәк, әгәр алар тыгыз булып торса һәм кабыгы коры булса, димәк, өлгергән дигән сүз.

Сарымсакны кояшлы, коры көннәрдә казырга кирәк. Сарымсакны алганчы, берничә көн алдан яңгыр яумаган булырга тиеш. Сарымсак башларын зарарламас өчен, көрәк, сәнәк белән казырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100