Сарымсакны вакытында алу – аның җиңеллеген һәм тәмен саклау өчен мөһим. Сарымсакны дөрес алу өчен киңәшләрне блогер, бакчачы Марина Гарәпшина бирде, дип яза «Челнинские известия».
Әгәр ашыгып алсаң, сарымсак башы көпшәк була, соңга калсаң, аерым тырнакларга тарала һәм начар саклана. Уҗым сарымсагын, ягъни, көздән утыртып калдырганын, июльдән башлап август башына кадәр, ә язын утыртылганын гадәттә, августта яки сентябрь башында алалар.
«Берничә билгегә карарга кирәк. Яфраклары саргая һәм җиргә ята, астагылары инде коры, ә өстәгеләре төсен югалта башлый – бу үсемлек вегетацияне тәмамлый дигәнне аңлата. Төбе янындагы сабак йомшара. Әгәр сабак муентыгы йомшарган икән, димәк уңышны алырга вакыт. Һава суганчалары (бүлбе) тышчасы яргаланса – бу өлгерүне аңлата. Сарымсак тырнаклары төгәл формалашкан була. Иң ахыргы казып алуда сарымсак башы тыгыз, ә кабыгы юка, тик ныклы булырга тиеш», – дип аңлаткан Марина Гарәпшина.
Аның сүзләренчә, сарымсакны коры һава торышы булганда казырга кирәк. Әгәр җир дымлы икән, сарымсак башлары начар сакланачак. Күптән түгел яңгыр явып үтән булса, 2-3 көн көтәргә кирәк. Сабагыннан йолкырга кирәкми, ул өзелергә мөмкин, соңыннан саклау авыррак булачак. Сәнәк яки көрәк белән туфрак кантарын акрын гына күтәреп казырга кирәк. Казып алганнан соң сарымсакны күләгәле һәм җилләтелә урынга бер кат итеп тезегез. Тәмам кибеп беткәнчә 7-10 көн ятсын. Казып алуга ук сабакларын һәм тамырын кисәргә ашыкмагыз, сабагындагы туклыклы матдәләр башына күчеп бетсен. Сабакны киптереп бетергәннән соң кисәргә кирәк.