Сарымсаклы рулет (рецепт)
Аппетитны ачу һәм иммунитетны ныгыту өчен ләвәштан кишерле һәм сарымсаклы рулет ясарга тәкъдим итәм.
Эчлек өчен: 2 уртача зурлыктагы чи кишер, 3 тырнак сарымсак, 70-80 грамм каты сыр,1 аш кашыгы майонез һәм ике аш кашыгы каймак.
Ингредиентларны угычтан уарга, азрак ярымысланган колбаса да турап салырга мөмкин, майонез яки каймак салып болгатырга, аннары ләвәшкә ягып рулет итеп төрергә. 1 сәгатькә суыткычка куярга.
Кичке аш янына шәп булачак.