Сарымсаклы ит калҗасы
Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллинадан сарымсаклы ит калҗасы пешерү рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: уртача зурлыкта ит, сарымсак, горчица, аджика, майонез, тоз.
Ит кисәген пычак белән төрле җиреннэн тишкәләп, чистартылган сарымсак кисәкләрен тозга манып, шул тишекләргә тутырырга. Шул кисәкне тоз, аннары аджика, майонез һәм горчица белән чиратлап сыларга.
Ит кисәген пычак белән төрле җиреннэн тишкәләп, чистартылган сарымсак кисәкләрен тозга манып, шул тишекләргә тутырырга. Шул кисәкне тоз, аннары аджика, майонез һәм горчица белән чиратлап сыларга.
Салкын урында 10-12 сәгать тотарга. Ит кисәген фольгага төреп, 1,5 сэгать чамасы духовкада пешерергә.
"Яңа ел табынына менә дигән тәмле ит була. Табыннарыгыз мул булсын!", - дип язган Инстаграмда Исмегөл апа.