Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарымсак угыннан тәмләткечләр рецепты

news_top_970_100
Сарымсак угыннан тәмләткечләр рецепты
Гөлүзә Василова

Сарымсак – үзенчәлекле искә ия яшелчә, әмма бик файдалы. Ул көч бирә һәм авыруларга каршы көрәшергә ярдәм итә. Анда С витамины, углеводлар һәм органик кислоталар күп. 

Тәмлетамаклар, ашамсаклар сарымсакның орлыкка бөреләнгән өлешен ярата. Сарымсак мыеклары хуш исле, аларны төп ингредиент буларак та, шулай ук башка ризыкларга кушарга да мөмкин.

Кызганычка, сарымсак «мыек»лары 2-3 атнада картая да башлый. Шуңа күрә алардан кабымлык ясарга өлгереп калыгыз.

Сарымсак укларын кыздырырга, пешерергә, маринадларга, киптерергә һ.б. эшләргә була. Аның орлыклы урынын кисеп ташларга кирәк, ул нык ачы һәм каты. Әгәр сарымсак укларыннан нәрсәдер әзерләргә өлгермисез икән, ә сезон тәмамлана, иң гади ысулы – туңдыргычта катыру. Моның өчен аны сүрән утта пешереп алырга һәм пакетларга салып туңдыргычка куярга кирәк. Мондый ысул белән сарымсак уклары ярты ел саклана. Төрле яшелчәләрне парда пешергәндә, рагу, бәрәңге шулпасына һәм ит ризыкларга кушып пешерә аласыз.

Сарымсак укларын томат пастасы белән каплап пешерергә мөмкин. Бу ризыкның рецепты тәме буенча кыздырылган гөмбә тәменә охшаш. Аны 1-2 см итеп турап ясаганда төп ризыкка гарнир буларак, ә иттарткычтан чыгарганда бутербродлар өстенә ягарга да мөмкин.

Томат белән сарымсак угы өчен: 500 грамм сарымсак угы, ярты стаканнан аз гына күбрәк үсемлек мае, тоз, борыч, тәмләткечләр, 4 аш кашыгы томат пастасы.

Сарымсак укларын юарга, кипшетергә, орлыклы урынын өзеп ташларга, иттарткычтан чыгарырга яки 1-2 см итеп турарга. Аңа тоз, борыч, күңелегезгә хуш килгән тәмләткечләр салып яхшылап болгатырга кирәк. Табада кызган майга сарымсак укларын салып кыздырырга, сарымсак суы чыкканын көтәргә. Аннары томат пастасы салып 10 минут каплап пешерергә.

Сарымсак укларын иттарткычтан чыгарырга. Бер өлешенә тоз һәм үсемлек мае салып болгатырга һәм аерым савытларга салып туңдыргычка куярга. Кышын аны икенче ашларга өстәргә мөмкин булачак.

Икенче өлешенә тоз һәм майонез салып болгатырга була. Бу тәмләткечне хәзердән кулланырга мөмкин. Ипигә ягып беренче һәм икенче ашлар белән ашарга, шулай ук пицца камырына да җәяргә мөмкин.

Кышын салкын тидереп авыртканда ипигә ягып ашасагыз, аппетитыгыз ачылыр, авыруга каршы көрәшергә көч бирер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100