news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сарымсак сакламый: Салкын тигәндә ашый торган ризыклар турында популяр уйдырмалар

news_top

Салкын тиюне җиңү өчен бик күп туклану вариантлары бар. Боларның кайсыларының дөреслеккә туры килмәве һәм ничек дөрес дәваланырга икәне турында табиб-оториноларинголог, превентив медицина белгече Надежда Миронова сөйләде, дип яза «Российская газета».

«Тамак авыртканда күпләр кайнаррак эчемлекләр, кайвакыт бөтенләй шау кайнар эчемлек эчәргә тырыша. Ләкин болай эшләү болай да ярсыган лайлалы тышчаны тагын да җәрәхәтләргә, аны пешерергә, ялкынсынуны һәм дискомфортны көчәйтергә мөмкин», – дигән табиб.

Тиешле күләмдә су эчү һәм җылы эчемлекләр сайлау дөресрәк. Җылы эчемлекләр тын юлларының лайлалы тышчасына йомшаграк тәэсир итә, токсиннарны чыгара һәм лайлалы тышчага кибәргә ирек бирми.

Икенче уйдырма сарымсакка бәйле, янәсе ул салкын тиюдән саклый. Миронова сүзләренчә, тикшеренүләр аның авырулардан саклавын яки вирусларны үтерүен расламый. Сарымсактагы аллицин матдәсе инфекцияләрдән сизелерлек саклануны тәэмин итми. Алай гына да түгел, сарымсак авыз һәм борынның лайлалы тышчаны ярсытырга мөмкин.

Тагын бер ялгышлык – әче борыч борынны чистарта. Әче ризыклар чыннан да борын аша сулыш алуны вакытлыча гына җиңеләйтә, ләкин ярсыган лайлалы тышчаны өстәмә ярсыту әйбәт түгел.

«Әче ризык яндырырга, хәтта лайлалы тышчаны пешерергә мөмкин, шулай ук күздән яшь ага һәм аллергия реакциясе дә килеп чыга», – дигән табиб.

Шулай ук кайбер кешеләр салкын тигәндә алкоголь организмны «җылыта» дип тә саный. Чынлыкта исә ул сыеклык югалтуга китерә һәм иммун системасы эшенә тәэсир итә. Моннан тыш, алкоголь эчемлекләр кайбер даруларның нәтиҗәсен киметә һәм хәтта бавырның токсиннардан зарарлану куркынычын арттыра.

Бишенче уйдырма – туңдырма ашагач, салкын тияргә мөмкин. Табиб аңлатканча, салкын ризык инфекция китереп чыгармый, чөнки авыруга вируслар, бактерияләр, ә кайбер очракларда иммунитет төшкәч үрчи торган гөмбәчекләр сәбәп була.

«Мөһим нечкәлек бар: әгәр тамак төбе ялкынсынган икән инде, туңдырма сизгер лайлалы тышчаны тагын да ярсытырга һәм дискомфортны көчәйтергә мөмкин. Ләкин салкын ризыклар лор-әгъзалар өчен һәрвакытта да зыянлы түгел», – дип өстәгән табиб.

Авырган вакытта ул нейтраль, лайлалы тышчаны минималь зарарлый торган ризык һәм эчемлекләр кулланырга киңәш итә. Көнбагышлардан, чикләвекләрдән, чипсы, фастфуд, алкоголь, газлы сулардан, шулай ук, тозлы, әчкелт һәм нык кайнар ризык һәм эчемлекләрдән баш тартып торырга кирәк.

«Әгәр аппетит юк икән, мәҗбүри ашарга кирәкми. Авыруның беренче көннәрендә организмда сыеклык балансын тутыру һәм җитәрлек күләмдә сыеклык эчү мөһимрәк», – ди йомгаклаган Миронова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар