news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сарымсак пастасы ясау өчен ике рецепт

news_top
Сарымсак пастасы ясау өчен ике рецепт
Фото: "Татар-информ", Гөлүзә Василова

Сарымсак пастасын ел буена җитәрлек итеп ясап куярга була. Бу пастаны борщка салырга, ит һәм балык ризыклары белән бирергә һәм ипигә ягып ашарга мөмкин. Шулай ук җылы һәм салкын кабымлыклар өчен дә туры килә. Бу хакта киңәшләр сайтында язалар.

Классик паста өчен кирәкле ингредиентлар:

  • 250 грамм сарымсак,
  • 1 бал кашыгы тоз,
  • 1 аш кашыгы лимон согы,
  • 30 мл үсемлек мае.

Сарымсакны чистартырга һәм блендер белән вакларга, аннары тәмләткечләрне салып, пастасыман булганчы кабат вакларга кирәк. Соңыннан савытларга салып салкынга сакларга куярга була.

Яшел паста өчен кирәк:

250 грамм сарымсак,

  • 1 бал кашыгы вак тоз,
  • 1 аш кашыгы алма серкәсе,
  • 2 бәйләм яшел укроп,
  • 30 мл үсемлек мае.

Чистартылган сарымсакны яхшылап блендерда вакларга, аннары тәмләткечләрне һәм яшел укропны салырга. Бер масса барлыкка килгәнче кабат вакларга. Әзер пастаны чиста банкаларга тутырырга һәм суыткычка куярга.

.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар