Сарымсак кабымлыгы
Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан сарымсак "мыек"ларыннан кабымлык рецептын тәкъдим итәбез.
Сарымсакның орлыкка бөреләнгән өлешләрен яшь килеш җыеп алырга, юарга һәм иттарткычтан чыгарырга. Майонез, кетчуп яки томат пастасы белән болгатырга.
Бутербродлар ясау, шашлык, тавык ите һ.б. белән ашау өчен менә дигән кабымлык.