news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сарымсак белән пешерелгән ат ите калҗасы рецепты

Казанда яшәүче Тәнзилә Гыйлемхановадан тәмләткечләр белән пешерелгән ит калҗасы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Сарымсак белән пешерелгән ат ите калҗасы рецепты
Танзилә Гыйлемханова

Ит калҗасы пешерү өчен соус ясарга кирәк. Майонезга сарымсак сытарга, тоз һәм борыч, тәмләткеч (үзегез ярата торганны) салып болгатырга. Итнең бар ягын да шул соус белән сыларга.

Итне бераз кискәләп сарымсак тырнакларын бөтен килеш тә тыгарга. Аннары соус белән сыларга. Фольгага төреп, 200 градуска кадәр кызган духовкада пешерергә.

Яшь терлек ите булса 1,5 сәгатьтә пешә. Ә карт терлек итен 1,5 сәгать пешергәч, фольганы ачарга, тагын ярты сәгать пешерергә.

Ит калҗасын бераз суынгач кисәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар