
Мул уңыш җыеп алган күп кенә бакчачылар сарымсакны фатирда саклауда кыенлыклар белән очраша. Җылыту сезоны башлангач, һавадагы дымлылык кими, һәм сарымсак башлары кибә, бозыла башлый. «О Фазенде. Загородная жизнь» каналы авторы моңа гадәти булмаган, ләкин нәтиҗәле чишелеш тәкъдим иткән – зоокибеттә сатыла торган агач гранулалар куллану. Бу турыда https://newsbash.ru яза.
Әлеге гранулалар гадәттә песи бәдрәфләре өчен кулланыла, алар ылыслы агач күркәләреннән ясала һәм гөмбәчекләр, бактерияләр үсешен тоткарлый. Иң мөһиме – иссез һәм синтетик кушылмаларсыз чиста составны сайлау.
Саклау ысулы бик гади: савытның төбенә гранулалар салына, өстенә сарымсак башлары тезелә һәм яңадан шул ук гранулалар белән каплана. Алар артык дымны сеңдерә, шул ук вакытта сарымсакны саклый.
Нәтиҗә шаккатырлык: 5 ай дәвамында 25 баш сарымсакның нибары 5есе генә бозылган. Гранулалар дымнан бераз йомшарган, әмма сарымсак яхшы хәлдә калган, диелә хәбәрдә.