Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарыкмы яки дуңгызмы: Шашлыкны дөрес пешерү ничек була?

Сарыкмы яки дуңгызмы: Шашлыкны дөрес пешерү ничек була?

news_top_970_100
Сарыкмы яки дуңгызмы: Шашлыкны дөрес пешерү ничек була?
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян май бәйрәмнәрен сәламәтлеккә зыян китермичә генә уздыру өчен киңәшләр биргән. Аның сүзләрен RT сайты китерде.

Белгеч фикеренчә, шашлык өчен майсыз ит алырга кирәк. "Иң шәбе сарык ите була", - дигән Тутельян.

"Еш кына шашлык өчен дуңгыз итен кулланалар. Бу очракта аның бөтен майларын кисеп ташларга кирәк", - ди диетолог. 

  • Дуңгыз итенең хәләл ризык булмавын искә төшереп тә торасы юктыр.

Шашлык пешергәнче, итне бик яхшылап маринадта җебетергә, аннары яхшылап кыздырырга кирәк. Шашлыкны яшелчәләр белән ашасаң, файдалырак булыр. Яшелчәдәге клетчатка итне үзләштерергә ярдәм итәчәк.

"Иң мөһиме - артыгын ашамаска. Биш шампурдагы шашлыкны берьюлы ашап бетерсәң, әлбәттә, үзеңне бик начар хис итәсең инде. Әгәр бер шампурдагы бик яхшы итеп әзерләнгән шашлык ашасагыз, бар да яхшы булыр", - дигән Тутельян.

Диетолог алкогольне дә күп итеп эчмәскә киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100