Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарыклар таланган, эт атылган: Боерган авылында фермер һәм халык арасында низаг

Бу көннәрдә Тукай районындагы Боерган авылы кайнап тора. Күптән түгел монда авылда яшәүче гаиләнең этен атып үтергәннәр. Янәсе, эт авылдагы фермерның сарыкларын талаган. Эшмәкәр һәм күршеләр арасындагы ызгыш-талашны «Татар-информ» хәбәрчесе тикшерде.

news_top_970_100
Сарыклар таланган, эт атылган: Боерган авылында фермер һәм халык арасында низаг

«Внедорожник этне ике мәртәбә таптап үтте»

11 март иртәсендә авыл халкы ату тавышы ишетеп, урамга йөгереп чыга. Авылда яшәүче Олег Грядунов сөйләвенчә, өеннән ерак түгел үл канга батып бәргәләнеп ятучы этне күргән. Эт янәшәсендә кулына корал тоткан кеше басып торган, соңыннан ул кызыл төстәге «Рено» машинасына утырып киткән. Грядунов корал тоткан бу кешенең җирле фермер булуын таный. Бу кеше Фаил Хөснетдинов иде дип ышандыра ул.

Бу атышка йөгереп чыккан Павел Иванов үлеп ятучы этне видеога төшергән. «Йорт эте. Аның муенчагы бар иде һәм аны күрми калу мөмкин түгел. Дөрес, аның хуҗасы табылмады. Фермер игътибарны этнең хуҗасына „күчерер“ һәм аның тормышын тәмугка әйләндерер дип шөлли авыл халкы», — дип ышандыра ир-ат. 

Павел Иванов фаҗига урынына полиция, журналистлар һәм зоояклаучыларны чакыра. Полиция бу эшне тикшерә башлады, ә фермер бу атышта гаебе барлыгын танымый.

Әмма хокук сакчылары якын-тирәдәге йортларга куелган күзәтү камералары язмаларын карап чыга. Язмаларда шул ук көнне иртән Хөснетдиновның снегоходка утырып, басуда ике этне куып йөргәне күренә. Ул этләрнең берсен таптата, ә икенчесе качып өлгерә.

Авылдашы әйтүенчә, фермерның беренче тапкыр гына хайваннарны шулай җәзалавы түгел икән инде. Тукай районы суды мәгълүматларына караганда, Хөснетдинов административ хокук бозулар өчен җаваплылыкка 30 мәртәбә тартылган. Шулай ук законсыз рәвештә корал саклаганы өчен дә хөкем ителгән булган.

«Ике ел элек ул минем немец овчаркамны үтерде. Хатыным аны кырга йөртергә алып чыккан иде. Шул вакытта анда Фаил Хөснетдиновның ат көтүе дә йөргән була. Фермер аргамакларын нәкъ минем хатыным өстенә куа башлаган да, эт аны сакларга ташлана. Һәм бу кеше этне үзенең внедорожнигы белән таптый, аның өстеннән берничә мәртәбә чыга. Ә судта минем хатыным һәм этем аның атларына йөрергә комачаулаган дип сөйләде», — диде ул. 

Павелның хатыны әйтүенчә, овчарка аларның гаилә әгъзасы кебек булган. «Нәселле эт, Россия чемпионы иде, дрессировкасы да бик яхшы булды. Авылда мин аны гел бауда гына йөрттем, кырга чыгып киткәч кенә ычкындыра идем. Мондый хәл булыр дип уйламадым да», — дип сөйләде Ольга.

Этне үтергән өчен фермерга административ җәза бирелгән — ул 165 мең сум штраф түләргә тиеш. Зыян күргән ханым сүзләренчә, судта фермер «авылга шәһәр кешеләре кайтып тулды да, хәзер үз кагыйдәләрен урнаштыралар» дип тавыш чыгарган.

«Боерганда авыл тормышы белән яшәргә теләп, күченеп кайткан кешеләр бар. Һәм алар мондагы «тормыш хуҗасы”ның кыланышлары белән санлашырга туры килер дип уйлап та карамагандыр. Кайда гына булсаң да, күршеләр белән яхшы мөгамәләдә яшәргә кирәк», — дип саный Павел Иванов.

Боерган халкының Хөснетдиновның хуҗалыгына да моң-зары бар. Фермер сыерлар, атлар һәм сарыклар асрый. Элекке агроном Җәүдәт Шәфигуллин сөйләвенчә, Хөснетдиновның мал-туарлары бик начар шартларда яши. «Аның корылмаларына күптән ремонт кирәк инде: бөтен нәрсәсе ишелергә тора — рәтле коймалары да, абзарлары да юк. Маллар торган сарайга теләсә нинди чит кеше керә ала. Терлекләргә дә тәрбия юк. Сыерларның нинди шартларда савылуы, малларның нинди шартларда чалынуы турында әйтеп тә торасым килми. Вакыты-вакыты белән маллар бөтенләй караусыз кала. Капкалар ачыла да, маллар үзләре су эчәргә чыгып китә, чит басуларга кереп таптап йөри. Фермерларның да моңа ачуы килә. Монда бит бер Хөснетдинов кына зур хуҗалык тотмый, чагыштырырлык кешеләр һәм әйберләр җитәрлек», — дип сөйләде белгеч.

Авыл халкы ферма артындагы тиреслектән дә канәгать түгел. «Мин 1993 елдан бирле Боерганда яшим. Фаил монда соңрак кайтып урнашты. Башкалар белән санлашмый, исәпләшми. Фермасындагы бөтен тиресне, үләксәне (нигездә, үлгән кош-кортны) ферма артына гына түгә. Ә андагы сасы су минем ишегалдына агып төшә. Базга тулды, кереп тә булмый. Хәзер үзем дә төшмим инде.

Аннан килгән сасы искә чыдарлык түгел, противогаз кисәң дә буладыр. Бәрәңге, кышка ябылган банкаларны да саклар урын юк. Авыл администрациясенә дә шикаять язып карадым. Шуннан нәрсә инде? Белмим, ничек шулай килеп чыгадыр аның, бераз штраф язалар да — ул түли һәм бөтен тирә-якны сасы су белән батыруын дәвам итә. Тавыш чыгарудан да файда юк, үзем дә куркам. Ялгызым яшим, яклар кешем юк минем», — дип сөйләде Боерган авылында яшәүче Рәхилә Фәттахова.

«Үз кагыйдәләрең белән чит авылга тыкшынмыйлар»

Боерган авылы башлыгы Фәнис Шәйхразиев әйтүенчә, этне атканчы тагын бер хәл булган: алдагы көнне берничә эт фермерның көтүенә ташланган һәм җиде сарыкны өзгәләгән.

«Күрәсең, бу ике хәл бер-берсенә бәйледер. Полиция ачыклар», — диде авыл башлыгы.

КФХ башлыгы Фаил Хөснетдинов үзе сөйләгәнчә, ул эшмәкәрлек белән 2011 елдан бирле шөгыльләнә. «Минем 40 ат, 600 сарык, 60 сыер (аларның 30ы савым сыеры) бар, каз һәм тавыклар үстерәбез», — диде фермер.

Фаил Хөснетдинов сүзләренчә, монда күченеп килгән кешеләр белән сугыш овчарка фаҗигасеннән соң башланган. «Эт үзе күрәләтә ташланды — малларны куа башлады. Хуҗасы аны чакырып китерер дип уйладым, ә ул чакырмады. Аны машина белән куркытырга теләдем. Шулай итеп тәгәрмәч астына эләкте дә…

Авылга полиция килеп төште, суд эше ачылды — мине бер елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Бу карарны шикаять итә алдым. Чөнки кыр уртасында ничек юл кагыйдәләрен бозып булсын инде? Шулай зур штраф салдылар — әйтерсең, бик кыйммәтле, нәселле, титуллы эт булган. Хуҗалары аны эт асраучыдан алды инде. Минем счеттан акча алдылар. Ә Иванов миннән үч алырга йөри, ике ел тынгы бирми инде», — дип сөйләде ир-ат.

Хөснетдинов фикеренчә, аның исеме тирәсендә шау-шуны авылга күченеп кайтучылар күтәргән. «Алар монда өч-дүрт гаилә. Монда „экологик яшәү рәвеше“ алып барырга кайтканнар. Аларга минем сарыклар һәм атлар табигать белән ләззәтләнергә комачаулый. Ишегалдында этләрдән башка бер генә хайван да булырга тиеш түгел дип саныйлар. Үзләре этләрен бала яраткан кебек яраталар, тик карап кына өлгерә алмыйлар», — диде фермер.

Фермер сүзләренчә, этләр сарайга кереп малларга ташланырга гадәтләнеп киткән. Шулай итеп ун сарыкны үтергәннәр инде. «Туктап калырга җыенмадым, һәрберсендә дә полициягә хәбәр иттем, зыянны капларга мәҗбүр иттем һәм шуның аркасында аларга ярмадым», — диде ир-ат.

Хөснетдинов үзенең атларын үтерү очрагын да искә алды. 2019 елның сентябрендә аның ат көтүе люцерна басуына кергән булган. Һәм шунда өч атны атып үтергәннәр. «Җинаятьче утырып киткән машина номерын көтүче исендә калдырган. Тагын бер шаһит бар иде. Әмма җинаять эшендә әлегә кадәр фигурант юк. Рульдә кем утырмас дип кенә әйтәләр миңа», — дип сөйләде фермер.

Хөснетдинов әйтүенчә, сарайдагы сарыкка ике этнең ташлануы аны чыгырыннан чыгарган. «Җиде сарыкны талап үтерделәр бит! „Буранга“ утырдым да аларны куа киттем», — дип сөйләде фермер. Әмма ир-ат этне үтерүен инкарь итә. «Бу хәлдән соң мине Чаллыга алып киттеләр. Мин анда да полициядә этне бәлки алар үзләре (күченеп килгән кешеләр — авт.) атып үтергәндер дә, ә гаепне миңа такмакчы булалардыр, дидем», — дип сөйләде фермер.

Күченеп килгән кешеләрнең соңгы вакыйгалардан соң үзенә шартлар куюына да үртәлә фермер. Ике метрлы койма корырга, грейдер белән тиресне чистартырга кушалар. Срок та куйганнар. «Ультиматум куярлык кем булган әле алар? Мин үз фермамны тугыз ел күтәрдем, маллар, техника сатып алдым, җирне эшкәртәм. Бөтен гаиләм алны-ялны белми хуҗалыкта эшли. Ярты авыл - туганнарым. Карарбыз, кем кемгә шартлар куяр әле!» — диде ир-ат.

Фаил Хөснетдинов күршеләренең зур көтүгә һәм җитештерү калдыкларына карата дәгъваларын хокуксыз дип саный. «Хуҗалыкта асрарга мөмкин булган мал-туарның саны чикләнмәгән бездә. Минем карамакта 35 сутый җир бар. Ә тиресне сарай артында җыеп барам. Авылларда бөтен кешедә шулай: йә соңыннан ашлама итеп саталар, йә бакчада кулланалар. Бу тере акча. Кар эрегәч, үземнең тиресне дә кырга алып китәм», — диде фермер.

«Минталитетлар сугышы» үзенең файдасына чишелер дип ышана Фаил Хөснетдинов. «Чит авылда үз кагыйдәләреңне урнаштырмыйлар», — диде фермер. 

Тирес елгалары һәм атыш үткәндә калырга тиеш 

Юрист Роман Ваганов Боерган авылындагы хәлләргә бәя биреп, авылдагы чынбарлык тормыш һәм закон нормалары һаман да бер-берсенә туры килми, диде.

«Халыкның бер өлеше тездән тирес ерып, урамдагы лайдан чапыр-чопыр йөрергә, чүп-чарны да койма артына гына чыгарып атарга, малларын урамга гына чыгарып җибәрергә күнеккән инде. Әмма санитария, ветеринария нормалары, авыл хуҗалыгы җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләре бар. Терлекләр авыл буйлап һәм чит басуларда караучысыз йөрергә тиеш түгел. Малларны көтүче күзәтүендә бары тик тиешле җирләрдә генә йөртергә кирәк. Ә тиреснең су саклау зоналарына эләгүе бөтенләй башка „җыр“ инде. Ул елгага агып төшә һәм Чаллыга эләгә. Ничек телиләр, шулай яшләр. Әйткәнемчә, законнар һәрвакытта да эшләми. Ә аларны алга сөргән кешеләргә җирле халыкның ачуы кабара», — дип аңлатты хокук сакчысы.

Шулай ук ул «элекке шәһәр кешеләренең» ни өчен тәртипне үзгәртергә теләвен дә аңлый.

«Чөнки алар „продвинутый“ кешеләр, чит илләрдә дә бер генә тапкыр булмаган һәм алар анда авыл бизнесның ничек алып барылуын күргән. Анда кешеләрне ашату кебек игелекле эш өчен генә авылдашларына беркем дә ташлама ясап тормый. Анда бөтен җир чиста, сертификацияләнгән. Һич кенә дә фермерларга акыл өйрәтүем түгел, әмма иртәме-соңмы, моңа яраклашырга туры киләчәк. Тирес елгалары һәм атышлар үткәндә калырга тиеш», — дип сөйләде Юрий Ваганов.

Агентлыкка Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, Боергандагы хәлләр буенча тикшерү уздырыла. Процессуаль карар кабул ителәчәк. Вакыйга районның полиция бүлеге контролендә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100