Фермер Айгөл Исмәгыйлева: «Көтүгә йөргән сарык итеннән ис килми»
Айгөл Исмәгыйлева Арча районы Шушмабаш авылы кызы. Аның тормыш юлы күпләргә үрнәк булырлык. Бәхетле булыр өчен бик күп сынаулар, югалтулар аша узарга туры килә аңа.
2006 елда кияүгә чыга Айгөл. Гаилә тормышын түгәрәкләп, кызлары Азалия һәм уллары Илшат дөньяга килә. Тик тормыш без уйлаганча гына бармый шул. Матур гына яшәгәндә 2009 елда ире вафат була, ике баласын кочаклап ялгыз кала ул. Үзенә генә кечкенә балаларны аякка бастыру авыр булачагын яхшы аңлый Айгөл. Аларны тәрбияләргә, акчасын да табарга кирәк бит. Туган нигезенә, әнисе янына кайта ул. Монда да язмыш аны кабат сыный. Ирен югалту кайгысыннан айнырга да өлгермәгәндә, газиз әнисе гүр иясе була.
Әни - минем төп таянычым иде. 2012 елда бик нык авырып вафат булды. Әнине тәрбияләп, үзем соңгы юлга озаттым. Әнине югалту хәсрәтен бик авыр кичердем. Балалар өчен яшәргә тырыштым. Ике балам белән Арча районы Орнашбаш авылына чыгып киттем, йорт алып шунда яшәргә карар кылдым. Танышларым анда эшкә дә урнаша алырсың, диделәр. Авыл халкы Нурия исемле абыстайның өй сатуы хакында әйтте, балалар белән шунда киттек, - дип искә ала Айгөл.
Мөлаем гына татар әбисе каршы ала аларны. Балалар белән өйнең түренә узарга чакыра.
Өй эченә кергәч, булачак тормыш иптәшем Раил белән күзләребез очрашты. Нурия әни безнең карашларны күрде... «Менә бит улымны өйләнмисең дип аптырата идем, киленем үзе үк ишектән килеп керде» – дип елмаеп куйды. Раил аз сүзле, уңган, оста куллы булуы белән үзенә каратты. 2013 елда аның белән никах укытып, тормыш юлыбызны башлап җибәрдек. Ике балама әти, миңа сөекле ир булганына сөенеп туя алмадым. Бәхетле булуым хакында кычкырып әйтергә дә куркам, - ди Айгөл.
2014 елда аларның уртак уллары Илназ, 2018 елда кызлары Гөлназ дөньяга килә.
«Үз көчебезгә ышанып тормыш итәбез»
Исмәгыйлевләр гаиләсе авылда үзләренең фермерлык эшен башлап җибәрәләр. Егерме баш мөгезле эре терлек, 200 баш сарык асрап, гаилә кәсебен булдыралар.
Раил оста электрик та, механизатор да, мал табибы да, тәмле итеп ашарга да пешерә белә ул. Мин дә аннан калышмыйм дип тракторын да, машинасын да йөртәм, җәен болында көтүен дә көтәм. Эштән курыкмыйбыз, кемгәдер, нәрсәгәдер өметләнеп тә ятмыйбыз. Үз көчебезгә ышанып тормыш итәбез. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән, тигезлектән аермасын. Хәзер авылда күпләр мал-туар асрамау ягын карый.
«Мал асрауның да файдасы юк. Терлек азыгын сатып аласы, җитештергән продукциянең бәясе арзан», - диючеләр күбәйде. Без икебез дә авыл балалары булгач, авыл җирендә мал-туарсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Бу хезмәтне бер дә авырсынмыйбыз. Эше күп, ләкин файдасы да юк түгел. Яшьләрнең дә авылда каласы килми, җиңел эш эзлиләр. Ә бит авылда яшәү шартлары шәһәрнекеннән бер дә ким түгел. Хәзер бөтен уңайлыклар бар, - ди Айгөл.
«Көтүгә йөргән сарык итеннән ис килми»
Бүген Исмәгыйлевләр 30 баш мөгезле эре терлек асрый, шуларның 15е сыерлар. Аларга өстәп 300 баш «Романовский» токымлы сарыклары бар. Алга таба да мал санын арттыру турында уйлана алар.
Сарыкларны 6 елдан артык асрыйбыз, урнаштыра алмыйча калган юк. Хәзер Корбан бәйрәме якынлаша, даими сатып алучыларыбыз бар. Күп вакыт җитми дә кала әле. Корбанга дигән сарыкларны шәригать кушканча үстерәбез.
Ел саен «Романовский» токымлы сарыкларга өстенлек бирәбез. Алар ашауга талымсызлар, чемченеп ашамыйлар, азыкны әрәм-шәрәм итмиләр. Безнең һава торышына да яраклашканнар. Әрсез сарыклар.
Аннан соң тиз дә үрчиләр. Елга ике тапкыр бәтилиләр, 2-3 бәти китерәләр. Бишне бәтиләгән сарыклар да бар. Безнең сарыклардан ят ис килми, итен яратып, бик мактап алалар. Итнең сыйфаты малны ашатуга, тәрбиягә дә карый. Безнең сарыклар ябылуда ятмыйлар. Көтүгә йөргән сарык итеннән ис килми, - ди Айгөл.
«Сыер асрау отышлы, сөт акчалары бик әйбәт»
Айгөл сыер асрауның да отышлы булуын билгеләп узды.
Терлек асрау җиңелдән булмаса да, сөт сату гаилә бюджетына керем бирә. Сөт акчалары бик әйбәт, 30 сумнан тапшырабыз. Хөкүмәттән ярдәм күргәнебез юк. Ел саен сыерларга бирелә торган дүрт мең сум акчаны гына алабыз. Без үз көчебез белән эшләп ияләнгән инде, грантлар һәм төрле программаларда катнашканыбыз юк. Ит, эремчек, май үзебезнеке. Сыер булган җирдә ризык калыр, дип әйткәннәр элек. Үз сыерыңның сөте, каймак, эремчеге була, - ди ул.
Гаилә фермасының 30 гектар җире бар. Биредә хуҗалык итү өчен кирәкле культуралар, печән, ашлык, бодай, арпа үстерәләр. Азык әзерләр өчен үз техникалары да бар. Исмәгыйлевларның эш көне сәгать дүрттә башлана. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәнне исәпкә алып, Исмәгыйлевлар балаларын да эшкә өйрәтеп үстерә.
Йорт тирәсендә эш һәркемгә җитә. Балалар да бик булышалар. Хезмәтне кечкенәдән күреп үсәләр. Хәзерге вакытта балалар белән көтү көтәбез, киләчәктә электрон көтүче кулланачакбыз, – ди Айгөл.
Авылдашларына үрнәк булып, читтән ярдәм көтмичә, үз тырышлыклары белән барысын да булдырып яши Исмәгыйлевлар.