news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сарык итеннән азу

"Татар ашлары" социаль челтәр төркеменнән "Азу" рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Сарык итеннән азу
1 өлешкә: 160 г сум ит, 15-20 г май, 20 г томат яки 50 г кызыл помидор, 50 г тозлы кыяр, бәрәңге 160 г, 30 г башлы суган, кирәгенчә тоз, борыч, сарымсак.

Сарык итен 1 см киңлектә, 4-5 см озынлыкта турагач, тозлап, борычлап, кызган майлы табада тиз генә кыздырып алалар.

Кыярның кабыгын әрчеп, эчен алып, вак кына турап, шулпа салып икенче бер савытта пешерәләр. Вак итеп турап башлы суган, ә аерым табада эре итеп турап бәрәңге кыздыралар.

Боларның барысын тирән савытка салып, кайнар шулпа өстиләр, өстен каплап, акрын гына кайнатып алалар. Пешкәндә томат яки кызыл помидор салып болгаталар да томалап пешерәләр.

Әзер булганда гына вак итеп тураган сарымсак салып болгаталар, табынга кайнар килеш бирәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар