Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сары су аркылы бозганнар сине»: күрәзәчегә йөрүчеләр язмышлары

Бездә халык: «Багучыга барма, башыңа бәла алма», – ди. Шулай да күрәзәчеләр янына киңәш сорап баручылар да җитәрлек икән. «Интертат» хәбәрчесе багучыларга барган кызлар белән аралашып, юраулары юш килгәнме икәнен белеште.

news_top_970_100

Туасы көн, җитәчәк яз, җәй булсынмы ул – кешене һәрвакыт алдагы адымы, киләчәк тормышы кызыксындырып тора. Кемдер юраучы әбиләргә, икенчеләр – экстрасенс, башкалары төрле карта ачучыларга да мөрәҗәгать итеп карыйлар. Яшьрәк кызлар «йөрәк эшләре белән» багучы юлын таптаса, калганнар икеле уйларыннан арыныр өчен дә күрәзәчегә бара.

Казан кызы Ания (героиня соравы буенча, исеме үзгәртелде) багучыга беренче тапкыр студент елларында ук бара. Моңа кызыксынуы этәргеч була.

Группадаш кызым белән бер карта ачып багучыга барган идек. Ышанып та түгел, болай гына, мәзәк итеп. Шунысы кызык: ул миңа әйткәннәрнең бер сүзе дә чынга туры килмәде, ә менә иптәш кызымныкы туры килде. Мин алай ырым-шырымнарга ышана торган кешеләр рәтендә түгелмен, шуңа күрә күрәзәчегә барганчы ук, «начар сүз ишетсәм, ышанмаячакмын» дип, үземне әзерләп куйдым.

Алар әйткән сүзләрне 1-2 көн хәтереңдә йөртәсең дә, аннары онытыла бит ул. Әллә чынга аша, әллә юк, кем белгән аны, – ди ул.

Ания укып бетереп, эшкә урнаша, шәхси тормышы һаман да җайланып китә алмагач, ул тагын бер тапкыр багучыга барып карарга була.

Монысында бер ир кеше иде. Сары су аркылы бозганнар сине, дип, миңа йозак белән ачкыч алып килергә кушты. Куркыныч тавышлар чыгарып, әллә нинди «әфсен-төфсен»нәрен укыды, кулыма өзәргә ярамый торган бер җеп бәйләп, «Тормыш юлыңны ачтым, йозакны өеңдә яшереп куй», – дип кайтарып җибәрде. Әлбәттә, аның «сине бозганнар» дигән сүзенә ышанмадым. Әмма бераздан эштә бер хезмәттәшемнең, мине сыйлыйм дип, әфлисун согы алып килгәнен исемә төшердем. Шулай да моны очраклылык, туры килү генә дип кабул иттем, бераздан йозагын да чыгарып бәрдем, – ди ул.

Инде башка багучыларга йөрмәскә сүз бирсә дә, иптәш кызы бер бик әйбәт күрәзәче турында сөйләгәч, ул тыелып кала алмый. Монысында хәтта барып йөрергә дә кирәкми, барысы да телефон аша гына хәл ителә торган була.

Яшем 40ка якынлашып килсә дә, мин әле кияүдә түгел. Барлык дус кызларымның инде 5-7 еллык гаилә стажы булса да, мин әле һаман да ак күлмәк турында хыялланам, дисәм дә, ялган булмас.

Уйламаганда, көтмәгәндә, дустымның танышы барысын да дөрес итеп әйтеп бирә торган багучы белән сөйләшә. Якын киләчәкне генә сөйли, дигәч, мин дә, насыйп ярымны очратырмынмы икән, дигән сорау белән, шул күрәзәчегә мөрәҗәгать итеп карарга булдым.

Дөрес, башта бик икеләндем. Начар әйберләр әйтсә, нишләрмен, дип уйладым да тәвәккәлләдем.

Беренче тапкыр мине караганда, ул миңа: «Син ябык, мин синең турыда берни әйтә алмыйм», – дигәч, шок булды, бераз күңелсезләнеп тә алдым. Бөтенесенә сөйлиләр, бер миңа гына берни әйтә алмыйлар. Чынлап та, күрәзәчеләрнең күбесе минем турыда сөйли алмыйлар икәне искә төште. Багучы, үземне ачар өчен, ритуал башкарырга да тәкъдим итте. Аңа үзенә дә кызык булды кебек.

Миңа берничә тапкыр кызыл балчыклы чишмә суы белән юынырга кирәк иде. Бу адымга ышанмыйчарак барсам да, эшләдем. Икенчесендә күрәзәче әти-әниләрем, алардан күчкән авыруларны да әйтте. Финанслар өлкәсенә дә күзәтү ясап барды. Ул сөйләгән саен минем күзләрем зурая, авызым ачыла төште. Башымда бары бер уй иде: «Дөрес, дөрес...»

Тормышым җайланып килә. Элек юраучыларга йөргәләсәм дә, ышанмыйча, шикләнебрәк карый идем. Хәзер әле нәрсә уйларга да белмим, – ди аптыраган Ания.

«Начар булса, ышанма»

Миләүшә нинди генә күрәзәчеләргә барып карамаган. Кызның сүзләренә караганда, бу юлга аны мәхәббәте этәргән. Артыннан йөрүче егетләре күп булганлыктан, сайлау алдында калган Миләүшә, иң яхшысын үзенеке итү нияте белән, әле бер, әле икенче күрәзәче сукмагын таптый. Аның фикеренчә, иң көчле багучылар ул – дагыстанлылар.

Миңа бер танышым дагыстанлы бер күрәзәченең телефон номерын бирде. Мин аңа башта смс хәбәр юлладым. Аңа синең туган көнең генә кирәк. Ул акча алмый, дөресрәге, күпме телисең, шулхәтле бирә аласың.

Аннан без телефоннан шалтыратыштык. Ул бик күп әйберләрне дөрес әйтте, хәтта эш өлкәсен дә дөрес билгеләде. Мине, егетем белән бергә булабызмы, дигән сорау борчыган иде. Әлбәттә, алар мондый сорауларга аерым ачык җавап бирмиләр, киңәш тә итмиләр.

Берсендә иптәш кызым белән Казандагы бер әбигә бардык. Анда инде билгеле бер бәя дә куелган иде. Нык кыйммәт булды, беренче тапкыр киләсең икән, 5 мең сум. Тагын килергә теләсәң, күрәзәче хезмәте мең сумга төшәчәк. Анда баручыларның яртысында диярлек бозым табыла. Үлемгә дип ясалган бозымны миндә дә тапты ул, өстәп тә торалар, дигән булды.

Ялгышмасам, ул таро карталарын ача иде, тагын нәрсәләр эшләгәне исемдә калмаган. Аннан куркып чыктым мин, сәер иде ул, башка бармадым аңа, хәтта нәрсә сөйләгәннәре дә истә калмаган, – ди ул.

Миләүшә үз гомерендә әледән-әле күрәзәчеләргә барып тора. Кыз хәтерендә тагын бер вакыйганы яңартты:

Күрәзәчегә мине әлеге дә баягы шул мәхәббәт эшләре йөртте инде. Соңгысы янына очрашып йөргән егетем фотосын тотып киттем. Бу багучы миңа яхшы сүзләр әйтмәде. Егетемнең параллель рәвештә тагын бер хатын белән чуалуын, аның мәкерле кеше булуын сөйләде. Әлбәттә инде, мин аңа бик озак вакытлар ышанмый йөрдем.

Без капчыкта ятмый, диләр бит. Шулай килеп чыкты да. Сөйгәнем белән аерылыштык. Кыек атып туры тигәндерме, белмим, әмма багучы сүзләре рас килде.

Күрәзәчегә бару – ул үз-үзеңне алдау гына, дип саныйм мин, дөресрәге, вакытлыча бер идеягә ышанып, табынып йөрү генә. Барып та, кәефегезне төшерә торган сүзләр ишетсәгез, ышанмагыз, ә менә яхшыны өмет итәргә була, – диде ул, үз киңәшләрен биреп.

«Андый юк-барларга ышанмыйм»

Резидә ханым исә хәзер күрәзәчеләрне әйләнеп уза.

Аларга бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәдем. Төрле сораулар белән бара идем: шәхси тормыш, акча мәсьәләсе, сәламәтлек, кайвакыт – киләчәгемне белү теләге. Кайберләренең ярдәме дә тиде, тик бу – азчылык. Багучыларга барып, кеше күбрәк тынычлану аладыр, дип беләм, бигрәк тә сиңа үзең теләгән әйберләрне әйтсәләр.

Башка күрәзәчеләргә бармыйм. Нинди генә яхшы булмасыннар. Үземә ошамаган әйбер ишетермен дип куркам, – диде ул.

Танышым Гүзәл әрмән багучысы янына барган булган икән. Ул бу гамәлен акыл булмау, яшьлек саташуы дип аңлата.

Яшь чакта кызык бит инде ул: ирең кем була, ничә бала табасың һәм башкасы – барысын да беләсе килә. Артык эшебез булмагандыр инде ул чакта. Дустым багучыга үзе генә барырга курыкты да, мине дә ияртте. Күрәзәче башта миндә бозым тапты, аннары кинәт кенә, көзен бала табасың, дип юрады. Югыйсә мин кияүдә дә түгел идем әле. Баш очымнан инәгә кертелгән кызыл җеп белән нидер бутаганы гына истә калган. Акча туздыру, вакыт уздыру гына бит бу. Ышанмыйм андый ырым-шырым, юк-бар әйберләргә, – дип йомгаклады ул сүзен.

***

Дин әһелләренең күрәзә турында фикерләре катгый билгеле – алар күрәзәчеләрне инкяр итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100