Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сары малайдан - сары матбугатка: «Сары матбугат» төшенчәсе ничек барлыкка килгән?

«Сары матбугат» төшенчәсе гайбәт, икенче сортлы мәгълүмат, төрле гаугалар һәм ялагайлык, арзанлы сенсацияләр турында сөйләгәндә кулланыла. Ул Америка Кушма Штатларында барлыкка килә. 

news_top_970_100
Сары малайдан - сары матбугатка: «Сары матбугат» төшенчәсе ничек барлыкка килгән?
pixabay.com/ru

Ничек башланган?

1895 елда Америка рәссамы Ричард Оутколт «The World» (Нью-Йорк) газетасының бер санында кызык язулы рәсемнәр сериясен бастырып чыгара. Рәсемдәге геройларның берсе сары футболка кигән бала була. Футболкага төрле кызык сүзләр язылган була. Бу хакта facte.ru сайты яза.

Рәсемнәр Америка укучысының күңелен яулап ала, ә җете сары төстәге кием кигән өчен сабыйга «Сары бала» дип исем бирәләр. Тиздән рәсемнәрнең бөтен сериясе дә шулай атала башлый.

Вакыт узу белән рәссамны үз штатына җәлеп иткән газетада башка шуңа охшаш рәсемнәр чыга башлый. Басма «New-York Journal» дип атала. Тиздән ике газета да юмористик персонажга хокук сорый.

Бу хәл киң танылу ала, чөнки «Сары малай»га ихтыяҗ зур була. Сенсация артыннан куып, нәшриятләр көндәшләрен каралту, яла ягудан да чирканып тормыйча, «Сары малайны» кулга төшерүнең төрле юлларын эзли.

Канатлы гыйбарә

1896 елда «New-York Press» үз мөхәрриренең мәкаләсен бастыра. Анда ул түбән сыйфатлы материаллар белән укучыларны җәлеп иткән көндәшләрен «сары матбугат» дип атый. Аның бу сүзе канатлы гыйбарәгә әйләнә.

Һәм бу яңа гыйбарәнең тиз арада, ныклап безнең лексиконга керүе һәм 1870 елдан бирле европалылар кулланган «револьвер матбугаты» дигән төшенчәне оныттыруы да кызыклы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100