Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәрхүш хатын-кызларны дәвалаучы табиб: «Эчмәсәм, йоклап булмый, диләр»

Алкоголь күләме аз булган хәмердән башлыйлар да токсикология бүлегенә эләгәләр. Хатын-кызлар алкоголизмының ир-атларныкыннан нәрсә белән аерылуы турында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина «Татар-информ»га сөйләде.

news_top_970_100
Сәрхүш хатын-кызларны дәвалаучы табиб: «Эчмәсәм, йоклап булмый, диләр»
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Бу тарихның героинясы хәмер эчүне популяр саналган «Апероль-шприц» коктейленнән башлаган. Кызгылт-сары, бозлы һәм әфлисунлы зур бокалын фотога төшереп, социаль челтәрләрендә урнаштыра торган булган.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы, җиденче санлы Казан хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина табиблык тәҗрибәсендәге шушы очракны искә төшерде.

Башта бер кичкә бер коктейль була, аннары өч, алга таба – күбрәк: шәраб, мартини, кабат коктейльләр... Эчү һаман саен ешая. Ел ярымнан соң ул вискига тотына һәм градусы каты булган хәмердән башка яши алмый башлый.

«Ул елына өчәр тапкыр хастаханәгә эләгә иде. Мин аның белән бик җитди сөйләштем. Ул үз-үзен кулга алды, аның кечкенә балалары бар иде, ул хәмергә бәйлелеген җиңде», – дип сөйләде табиб.

Табиб Алия Насыйбуллина алкогольнең нейротоксинлы агу булуын тагын бер кат искәртеп узды. Нәкъ менә агу.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Хатын-кызлар алкоголизмы ир-атларныкыннан ни белән аерыла?

Хатын-кызлар алкоголизмын дәвалап булмый дигән фикер бар, әмма табиб моның белн килешми. Әмма бер мөһим шарт – начар гадәттән котылу теләге авыру хатын-кызның үзендә булырга тиеш, дип аңлата Алия Насыйбуллина. Эчкечелектән җәфа чигүчеләр еш кына бу халәттән үзләре дә арый, кайберләрендә дәвалану теләге туа. Андыйларга табиблар булыша ала.

Хатын-кызлар алкоголизмы ир-атларныкыннан аерылып тора. Мәсәлән, башларын югалтып тыелгысыз эчү – «запой» чоры – хатын-кызларда күпкә авыррак уза.

Хатын-кызлар алкоголизмы күпкә тизрәк барлыкка килә. Бу – психоэмоциональ өлкә, бу – хатын-кызлар организмының төзелеш үзенчәлекләре. Хатын-кызларның «эчкәч басыла торган» җаваплылыгы ир-атларга караганда югарырак. Шуңа күрә хатын-кызлар тизрәк һәм көчлерәк эчкечелеккә сабыш», – дип сөйләде токсиколог.

Табиб чыгарылыш кичәләре уза торган чорны мисал итеп китерде. Бәйрәмнәрдән соң хастаханәләргә еш кына егетләр түгел, кызлар килә. Мондый пациентлар чыгарылыш кичәләре көнендә берничә сәгатьтән соң ук килә башлый, димәк, хатын-кызлар алкогольдән тизрәк агулана.

Алкоголе азрак булган эчемлекләр хәмергә бәйлелекне тагын да тизрәк якынайта

Шулай да алкогольдән агуланган ирләр табибларга ешрак эләгә. Хатын-кызлар саны белән чагыштырып караганда процент нисбәте шуны күрсәтә. Табиблар аңлатканча, хатын-кызлар каты алкогольне сирәгрәк эчә, ә нәкъ менә ул агулану һәм комага китүнең сәбәбе була.

Токсикологик профильдәге пациентлар комага китсә, бик куркыныч. Пациент берни дә сизми – авыртуны да, организмның нәрсә эшләргә җыенганын да. Иң куркынычы – косу. Ни өчен моннан үлүчеләр бик күп? Чөнки күпләр организмның ашказаны-эчәк трактын чистартырга җыенуын сизми кала тончыга, – дип сөйләде табиб.

Пневмония белән авыручы яки нерв системасы авырулары булган пациентлар алкоголь белән агуланса, бу очракта барыннан да кыенрак, ди табиб.

«Хатын-кызлар безгә 8 Март, Яңа ел, чыгарылыш кичәләре һәм корпоративлардан соң эләгә», – ди Алия Насыйбуллина.

Спирты аз күләмдә булган хәмер – сыра, коктейль, шәрабтан башлаган хатын-кызлар еш кына үзләренең инде хәмергә бәйле булуларын аңламый.

«Җиңел эчемлекләр алкоголизмга китерми һәм сәламәтлеккә зыянсыз, дип әйтү – дөрес түгел».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Пациент атна саен диярлек йоклар алдыннан «ял итү өчен» эчеп куйса, моны бәйлелек дип саныйбыз. Әгәр дә бу даими була икән, димәк, бәйлелек бар. Алкогольсез алар ял итә алмый. Алар сырадан башлый, аннары ул аз тоела, шәраб һәм сыра белән сәламәтлекләрен бетергәч, катырак алкогольгә күчә», – дип сөйләде Алия Насыйбуллина.

Хәмергә бәйле кешеләрнең еш әйтә торган сүзе: «Эчмәсәм, йоклап булмый».

«Эчкәч, алар ял итә кебек тоела һәм көндезге стресс онытылгандай була», – ди токсиколог.

Башта алар атнага бер тапкыр, аннары көн аралаш эчәләр, ә аннан соң спиртлы эчемлекләрдән башка бер көн дә тора алмый башлыйлар.

«Кешеләр шәраб, сыра һәм коктейльләрне куркыныч түгел дип саный. Алар фикеренчә, 42 градустан катырак булган аракы, коньяк һәм башка эчемлекләр генә яман. Бу – бик куркыныч, ялгыш фикер, җиңел эчемлекләр алкоголизмга китерми һәм сәламәтлеккә зыянсыз, дип санау – дөрес түгел. Алар сәламәтлекне куәтле эчемлекләр белән чагыштырганда тагын да күбрәк боза», – дип сөйләде табиб.

Шикәр авыруы сыра аркасында чыга

Табиб-токсиколог сүзләренчә, сыра – бик мәкерле эчемлек. Бу эчемлекне ярату еш кына шикәр диабетына китерә, гормональ фон бозыла, ирләрдә «сыра корсагы» барлыкка килә, хатын-кызларда ир-атлар гормоннары күләме күтәрелә. Әмма төп проблема – бәйлелек формалаштыруы, ди табиб.

Җәйге чордагы эссе көннәрдә кеше салкын сыра белән суынырга тели. Тик, кызганычка, сыра күбрәк эчкән саен, бәйлелек арта бара. Эсселекне сыра эчеп җиңелрәк кичереп була, дигән уй катастрофик дәрәҗәдә дөрес түгел. Эсседә бөтен организм стресс кичерә, ул хәлсезләнгән, алкогольле эчемлек тә организмга йогынты ясый, агулануга охшаган халәт барлыкка килергә мөмкин, – дип сөйләде табиб.

«Спирты аз күләмдә булган хәмер – сыра, коктейль, шәрабтан башлаган хатын-кызлар еш кына үзләренең бәйле булуларын аңламый».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Алия Насыйбуллина 17-18 яшьлек егетнең ике ай саен токсикология бүлегенә эләгүен исенә төшерде. Сыра аркасында шушы яшендә икенче типтагы шикәр диабеты чыккан. Бу очрак – диабетка җиткерә торган сыра алкоголизмы иде, дип уртаклашты табиб.

Егет үзендә шикәр дәрәҗәсен күзәтәтеп тормаган, дөрес туклану турында уйламаган һәм табиблар кулына бик авыр хәлдә эләгә торган булган.

«Бер ел эчендә аны безгә 7-8 тапкыр китерделәр. Без бу пациентны белә идек инде. Аны безгә генә алып килделәр, чөнки анамнезда алкоголь куллануы языла иде. Аны токсикологлар һәм реаниматологлар бергә коткара иде», – дип сөйләде табиб.

Хәмернең зыянсыз дозасы булмый

Республиканың баш токсикологы сүзләренчә, алкогольнең куркынычсыз дозасы юк.

Көненә бер бокал кызыл шәраб файдалы, дигән миф – тиздән алкоголь интоксикациясе белән хастаханәгә эләгү мөмкинлеген аңлата.

«Бу – кешенең шәрабсыз башкача яши алмавына китерә. Гадәт – ул куркыныч көч. Бер бокал кызыл шәраб гадәте кертелсә, бу алкоголизмга илтә», – дип сөйләде ул.

«Башта атнага бер тапкыр, аннары көн аралаш эчәләр, ә аннан соң спиртлы эчемлекләрдән башка тора алмый башлыйлар».

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Табиб Алия Насыйбуллина алкогольнең нейротоксинлы агу булуын тагын бер кат искәртеп узды. Нәкъ менә агу. Шуңа күрә аны кулланудан тыелып тору һәм аннан башка яшәү яхшырак.

«Алкоголь кәеф өчен дип әйтү – бу мыскыллау сүзе, чөнки соңыннан кеше вакытын алкогольдән башка яхшы үткәрә алмаячак. Ә бездә вакытны алкогольсез үткәрү өчен менә дигән мөмкинлекләр бик күп», – дип өстәде ул.

Эвелина Киселева

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100