news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Саруы кайный торган кешеләргә ковид нәрсәсе белән аеруча куркыныч?

Сару кайнаудан интегүче кешеләрнең коронавирус иярткәндә хастаханәгә эләгү ихтималы зуррак була.

news_top
Саруы кайный торган кешеләргә ковид нәрсәсе белән аеруча куркыныч?
https://pixabay.com

Австралия галимнәре фикеренчә, саруы кайный торган кешеләр COVID-19 авыруын аеруча катлаулы кичерә. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Бергхофер (QIMR Berghofer) исемендәге тикшеренү институты галимнәре ачыклаганча, сару кайнау коронавирус иярткәндә хастаханәгә эләгү ихтималын арттыра. Геннар кислоталы рефлюкс барлыкка китерә.

«Гастроэзофагеаль рефлюкс авыруын (ГЭРБ) китереп чыгара торган геннар COVID-19 авыруы катлаулы формада булу һәм хастаханәгә эләгү куркынычын 15 процентка арттыра», — ди белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар