news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сару кайнаганнан нинди ризыклар булыша?

news_top

Үсемлек сөте, банан һәм солы сару кайнау билгеләрен җиңәргә булыша. Бу хакта табиб-терапевт, кардиолог, диетолог һәм нутритив ярдәм белгече Татьяна Залетовага сылтама белән «Радио 1» сайты яза.

Аның сүзләренчә, миндаль, солы яки соя сөте сару кайнау хисеннән арынырга булыша. Моннан тыш, банан һәм суда шикәрсез-майсыз гына пешерелгән солы боткасы ярдәм итәргә мөмкин.

«Солы лайласы – үңәч өслеген каплый һәм аны кабаттан кислота бүленеп чыгудан саклый. Шулай ук тулы бөртекле солы ферментлаша торган клетчатка чыганагы да, ул ашказанында озак сакланмый, димәк корсак куышлыгы басымын күтәрми һәм рефлюкс китереп чыгармый», – дип аңлаткан табиб.

Сару кайнаганда шулай ук, җылы суда җитен орлыклары бүрттереп эчәргә була. Ул куе лайла бүлеп чыгара һәм ашказаны эчендәгене үңәчкә җибәрүне тоткарлый.

Сару кайнау еш булганда, табиб ризыкны кечкенә порцияләп һәм бүлеп ашарга, ризыкны яхшылап чәйнәргә һәм ашаганнан соң ук ятмаска киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар