Сарманлылар үтеп булмаслык пычрак урамга зарлана
Морбаш авылындагы проблема хакныда "Подслушано в Сарманово" төркемендә хәбәр итәләр.
"Сәлам барыгызга да! Карагыз әле Морбашта Полевая урамын нишләтеп киттеләр. Таш җәяр урынга ишеп, яңгыр яуганда эттереп киттеләр. Җәяү генү түгел, машина белән дэ йөреп булмый хәзер. Авыл советы акчасын түләргә өйгә хәтле киләләр, ә урамга кереп тә булмый. Кемдер урамга таш җәяләр дип өметләнеп акча бирә ничә еллар. Кайда коллектив жалу бирергә була икән, бөтен урам җыелышып бирәбез", - дип язган укучы.