news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сарманда юлга чыккан песи аркасында "Жигули" тимер өеменә әверелгән

Юл кырыена төшеп киткән машина урталай бөкләнгән.

news_top
Сарманда юлга чыккан песи аркасында "Жигули" тимер өеменә әверелгән

Сарман бистәсендә «Жигули» машинасы авариягә очраган. Ул юлга чыккан песине таптатмас өчен тырышкан булган. Бу турыда социаль челтәрләргә сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Шаһитлар язганча, песи өстенә менмәскә тырышкан машина йөртүче идарәсен югалткан. Машина юл кырыена төшеп киткән һәм баганага бәрелгән. Шулай итеп «Жигули» урталай бөкләнгән дияргә була.

Йөртүче үзе имгәнмәгән, тик машинасын төзәтеп булырлык түгел, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар