Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарман юлында коточкыч һәлакәттә җиде кеше имгәнгән, икесе бала

Татарстанда “КИА” һәм “Тойота” автомобильләре бәрелешүендә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

news_top_970_100
Сарман юлында коточкыч һәлакәттә җиде кеше имгәнгән, икесе бала

Һәлакәт урынына 89 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән.

Якынча мәгълүматларга караганда, “КИА” автомобиленең 29 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм каршы хәрәкәт итүче “Тойота” белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәтендә җиде кеше җитди җәрәхәтләр алган. Кореядә җитештерелгән автомобильдә йөртүче һәм биш пассажир булган, шул исәптә – 6 һәм 10 яшьлек кыз балалар. Алар төрле җәрәхәтләр алган һәм Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган.

Япония автомобиле йөртүчесе дә җиди зыян күргән һәм ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатылган.

Коткаручылар янгын чыкмасын өчен автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100