news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сарман юлында авариядән соң өч кеше һәлак булган

news_top

Татарстан трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә имгәнгән 8 яшьлек кыз бала хастаханәдә вафат булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткән.

Авария 4 июньдә Сарман районында булган. «Лада Гранта» белән идарә итүче 18 яшьлек йөртүче каршы як полосага чыгып, Toyota Corolla автомобиле белән бәрелешкән.

Юл һәлакәте урынында ук «Лада Гранта»ның 18 яшьлек йөртүчесе һәм аның 32 яшьлек пассажиры һәлак булган.

Моннан тыш, «Лада»да барган тагын бер пассажир, шулай ук чит ил машинасындагы өч кеше җәрәхәтләр алган. Аларның икесе балалар булган.

8 яшьлек кыз бала табибларның барлык тырышлыгына карамастан, хастаханәдә үлгән.

Әлеге юл-транспорт һәлакәте буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар