Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарман районының Мортыштамак авылы кешесе кәҗәне исәнләшергә өйрәткән

Ул лаеклы ялда калайдан төрле эшләнмәләр ясый.

news_top_970_100
Сарман районының Мортыштамак авылы кешесе кәҗәне исәнләшергә өйрәткән
Рамил Гали

Сарман районының Мортыштамак авылында яшәүче Марат Гыйздәтуллин кәҗәне ал аягын биреп исәнләшергә, ике аякта басарга да өйрәткән. Хуҗа кеше бу күнегүләрне кәҗәгә көн саен кабатлата икән.

Видеода Марат абый чит кеше алдында кәҗә белән исәнләшә, әмма кәҗә ике аягына басып күрсәтергә теләми. «Ояла бугай. Бүген аның белнә уйнаган идем инде», — ди хуҗа. Әмма соңыннан кәҗә ул һөнәрен дә күрсәтә.

Ул лаеклы ялда булса да, ул эшсез утырырга яратмый. Аның алтын куллары койган сәнгать эшләнмәләрне хәтта Оренбургтан да килеп алып китәләр. Комган, самавыр торбасы, мич, су ага торган торбаларга капкачлар һәм башка төрле халык ихтыяҗы булган калай җайланмаларны берсе артыннан берсен ясап кына тора оста.

Эретеп ябыштыручы буларак, тимер мичләр дә ясый ул. Аның иҗат җимешләре белән һөнәрчелек өлкәсендә эшләүче итальяннар да кызыксыналар. Ә кул эшләренә осталыгы нәселдән килә — әнисенең бабасы чиркәүләргә гөмбәзләр ясый торган була. Шул һөнәр, мирас булып, буыннан-буынга күчә, онык-оныкчыкларында кабатлана. Марат абыйның улы Руслан да кечкенәдән компьютерлар сүтеп-җыя.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100