Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарман районында эре-эре бозлар яуган: «Бакчадагы помидорлар юкка чыгып бетте!»

Сарман районы Карашай-Саклау авылында бүген төштән соң боз яуган. Карашай-Саклау авылы мәдәният йорты мөдире Алмаз Хөсниев сүзләренчә, эре бозлар бакчадагы үсемлекләргә зыян китергән. Яңгыр бу авылда апрель азагыннан бирле яумаган булган.

news_top_970_100
Сарман районында эре-эре бозлар яуган: «Бакчадагы помидорлар юкка чыгып бетте!»
Алмаз Хөсниев

— Авылның бер башында вак, уртасында эре бозлар яуды, — ди Алмаз Хөсниев. — Төштән соң сәгать 13:30да яварга тотынды. Бер сәгать яңгыр, аннан соң ярты сәгать боз яуды. Эре бозларның зурлыгы тавык йомыркасы кадәр. Боздан соң янә яңгыр ява башлады. Явым-төшем кичке дүрт-бишләрдә генә туктады. Кичке алтыларда кояш чыкты, боз белән капланган юеш җирләр җилли башлады. Бөтен җирдә су җыелды.

Өлгергән кешеләр машиналарын каплады, ә менә бакчадагы уңышларны каплап калып булмый шул — помидор, кыяр, җиләкләргә бик зур зыян килде.

Галия апа көзен яфрак җыйган кебек, йомырка кадәр боз җыйганын видеога төшергән, классташым Илдар Госманов та машинасын ике кат палас белән ябарга өлгергәне турында сөйли: «Тавык йомыркасы кадәр яуды. Җәй башында кыш килде. Бакчадагы помидорлар, башка яшелчәләр юкка чыгып бетте», — ди ул видеода.

Соңгы тапкыр яңгыр апрель азагында яуды, ул чакта кар әле эреп бетмәгән — яңгыр карны эретеп бетерде. Ике айдан артык яңгыр күрмәдек. Күрше авылларда яңгыр гына яуган, боз төшмәгән. Сарманның үзендә дә явым-төшем булмаган. Нишлисең инде, табигатьтә начар һава торышы булмый, — дип сөйләде Алмаз Хөсниев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100