news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сарман районында сәер җанвар авыл халкын куркуга салган – видео

news_top
Сарман районында сәер җанвар авыл халкын куркуга салган – видео
видеодан скриншот

Сарман районының Ләке авылында приматка охшаган җанвар авыл халкын куркуга салган. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Ике аягында да йөгереп йөри ала торган, бераздан дүрт аякланып чаба башлаган җанвар авыл урамында йөргән.

Авыл халкы сүзләренчә, бу җанвар агачларга да үрмәләп менә, ул бик җитез, тоттырмый икән.

«Кешеләр төркемләп барса, ул читтән генә карап тора, кеше ялгызы гына барса, якын килә башлый», – ди биредә яшәүчеләр.

Әле, өстәвенә, бу җанвар тәрәзәләрдән дә карап йөри икән. Авыл егетләре аны машина белән куып тотмакчы булган, ләкин булдыра алмаганнар.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, билгесез җанвар маймылларга бик охшаган, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар