news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сарман районында котыру авыруы ачыклану сәбәпле, карантин игълан ителде

news_top
Сарман районында котыру авыруы ачыклану сәбәпле, карантин игълан ителде
Фото: «Татмедиа» телеграм-каналы

Татарстанның Сарман районында котыру авыруы сәбәпле, карантин кертелгән. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйган. Котыру авыруы очрагы Зур Нөркәй авылында урнашкан шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә ачыкланган. Бу хакта «Татмедиа» Телеграм-каналы хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Зур Нөркәй авыл җирлегендә авыру табылган урыннан 2 чакрым радиустагы территория куркыныч дип билгеләнгән.

Чикләүләр гамәлдә булган вакытта әлеге территориягә терлек караучыларга, ветеринарларга, авыруга каршы көрәшүчеләргә һәм шул җирлектә яшәүче халыкка (шул исәптән – вакытлыча килүчеләргә) гына барырга мөмкин.

Карантин режимы котыру авыруы ачыкланган хайванны чалып, соңгы авыру хайванны юк иткәннән соң 60 көн узгач кына алыначак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар