Бүген Чаллының Вахитов боҗрасы тирәсендә Сарман районыннан 26 яшьлек егет мәете табылган. Аның тәнендә өч яра барлыгы ачыкланган, дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. Егетнең муенына пычак кадаганнар, аның бер бармагы өзелгән.
Җинаять эше кузгатылган. Егет берничә көн элек үлгән булган дип фаразлана.