Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарман егете 20 көн буе гигант кар бабай ясаган

Сарман егете 20 көн буе гигант кар бабай ясаган

news_top_970_100
Сарман егете 20 көн буе гигант кар бабай ясаган
Сарман районының Кызыл Бакча авылында 10 метрлы кар бабай барлыкка килгән. Әлеге кар бабайның хуҗасы – Гаяз Искәндәров. Бу эшне башкарып чыгар өчен Гаязга 80 тонна кар һәм 20 көн вакыт кирәк булган. 

Яшь егеттә бу эшне башкару теләге иң биек кар бабай ясаучыга 100 000 сум бирелә торган бәйге турында белгәч барлыкка килгән. Бәйге кагыйдәләре буенча, кар бабайны ясау өчен төрле техник әсбаплар куллану тыелган, бары тик көрәк һәм баскыч кулланырга мөмкин булган. Кар бабай өч түгәрәктән торырга һәм борыны чын кишердән булырга тиеш. 

Гаяз бар кагыйдәләрне үтәп, Кызыл Бакча авылы урамында 10 метрлы кар бабай ясап куйган. Әлеге эшне башкарырга Гаязның әти-әнисе дә ярдәмгә килгән.
 
 

“Биек кар бабай авылда туристлар өчен магнитка әйләнде, кешеләр хәтта үз күзләренә ышанмый иделәр,” – диде халыкны шаккатырган егет.

Чыннан да, аның кар бабае җиңүгә бик якын иде, 10 метрлы кар бабай, хәтта күпмедер вакыт Россия рекорды буларак саналган, тик бу бәйгедә Тверьда ясалган кар бабай биегрәк булып чыккан, аның биеклеге 11, 592 метр. Тик Гаяз Искәндәров төшенкелеккә бирелмәгәнен әйтте, чөнки, әлеге кар бабайны ясау дәверен видеога төшереп, YouTube каналына урнаштыргач, аның видеоларын караучылар саны миллионнан арткан.

Сарман егете Гаяз Искәндәров сүзләренчә, әлеге бәйгедә ул акча эшләү максаты белән катнашмаган, киресенчә, 10 метрлы кар бабайны ясар өчен 15 000 сум сарыф иткән. Аның өчен төп максат – рекорд кую. “Киләсе елга да шушындый бәйге оештырсалар, һичшиксез, катнашачакмын һәм тагын да зуррак кар бабай белән халыкны шаккаттырачакмын,” – диде Гаяз. Аның максаты – рекордлар кую. 

 

Гаяз Искәндәров Әлмәттәге һәм Краснодардагы Россиянең беренче станцияләрсез велошеринг (станцияләрсез вакытлыча куллануга велосипед алып тору системасы) директоры. Шулай ук, Казанда аның үз кофеханәсе бар. Ул инвесторлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100