news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шарм-эль-Шейх аэропортында пассажирлар өстенә реклама тактасы төшкән, бер хатын үлгән

news_top

Мисырның Шарм-эш-Шейх аэропортында очып китү зонасында пассажирлар өстенә реклама тактасы җимерелеп төшкән. Нәтиҗәдә Казахстаннан килгән хатын-кыз һәлак булган, тагын 2 кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта Казахстан Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Айбек Смадияров сөйләгән, дип яза РЕН ТВ.

«Шарм-эш-Шейх аэропортында очып китү зонасында рейсларын көтеп торучы пассажирлар өстенә реклама тактасы җимерелеп төшкән», – дип сөйләгән ул.

Вәкил сүзләренчә, зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелә.

Консул үлгән хатынның туганнары белән элемтәгә кергән һәм, аларга барлык мәсьәләләр буенча ярдәм ителәчәк, дип вәгъдә итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар