Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шәриф Камал – «кызыл» язучымы»? – Галимнәр язучы иҗатын кызыклы итү турында фикер алышты

Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал музеенда «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү» темасына түгәрәк өстәл узды. Җәмәгатьчелек язучы мирасын хәзерге заман шартларында кызыклы итү турында фәнни фикер алышты. «Интертат» утырышта яңгыраган фикерләрне тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Шәриф Камал – «кызыл» язучымы»? – Галимнәр язучы иҗатын кызыклы итү турында фикер алышты
Фото: Татар китабы йорты Телеграм-каналы

Шәриф Камалны ни дәрәҗәдә «кызыл язучы» дип атарга мөмкин?

12 спикер һәм 1 журналисттан торган утырышны Татарстан Милли музееның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова башлап җибәрде, ул Шәриф Камал иҗатына бәйле фикерләрен әйтеп, сораулар куйды:

Фото: Татар китабы йорты Телеграм-каналы

– 140 ел – зур булмаган юбилей, диләр. Безнең өчен музейларыбызның геройлары белән бәйле булган һәр дата юбилей елы булып тора. Быел исә татар әдәбияты классигы – Шәриф Камалның 140 еллык юбилее. Ел дәвамында аңа багышланган чаралар булачак, шулай да, без «түгәрәк өстәл» оештырырга булдык. Хәзер киң җәмәгатьчелек арасында ХХ гасырның беренче яртысында яшәгән, иҗат иткән язучыларның әһәмиятен аңлау юк.

Мин Максим Горький иҗаты белән параллель үткәрдем. Узган ел «Горький укулары» булды, «кызыл язучы» дип тә йөрткән Горькийга мөнәсәбәт берьяклы гына түгел. Тикшеренүчеләр, шулай ук, аның иҗатына мөрәҗәгать итә, язучының әсәрләрен яңадан өйрәнәләр.

Шәриф Камал иҗаты буенча да безнең шундый ук сораулар туды. Безнеңчә, бу сораулар турында бергәләп сөйләшеп алсак, урынлы булыр. «Җыен» нәшриятына рәхмәт әйтәсем килә, алар, Шәриф Камалга багышлап, җыентык чыгарырга ярдәм итте. Байгилдиевлар гаиләсенең аерым вәкилләре белән Шәриф Камалны әдәбиятның «Кызыл чор» – Совет чорына кертеп карау турында дискуссия бар.

Татар әдәбиятында Шәриф Камалны «социаль реализмга нигез салучы» дип кабул итәләр, һәм бу, ни өчендер, язучыны кимсетә торган факт дип санала. Хәер, без Шәриф Камалның моңарчы булмаган әдәби юнәлешкә нигез салучы булуын әйтә киләбез. Язучыларның җәмгыять белән, Совет культурасы формалашу белән хезмәттәшлеге гомумсовет әдәби үсеше кысаларында параллель барган.

Шуңа күрә без Шәриф Камалны ни дәрәҗәдә «кызыл язучы» дип атарга мөмкин булуын аңлау өчен, фәнни консультантларыбызга мөрәҗәгать итәргә булдык. Шул чор язучысы иҗатына бу сүз ни дәрәҗәдә яраклы?

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шәриф Камал язучыларны гына түгел, музыкаль, театр мәдәнияте әһелләрен дә берләштереп торган. Нәкъ менә аның эшчәнлеге, шәхесе беренче әдәби музейны булдыру инициативасы булып торган. Бу да, мөгаен, күп нәрсә турында сөйлидер.

Язучының иҗатын хәзер нинди юнәлешләрдә тикшерергә кирәк? Музей күргәзмәләрендә дә язучы тормышының нинди аерым якларын активрак тәкъдим итәргә һәм күрсәтергә мөмкин булыр иде? Кулъязма архивы, эпистоляр мирас белән эшләгәндә татар әдәбияты классигы биографиясендә һәрвакыт яңа штрихлар табылуын күрәбез, – диде Светлана Юрьевна.

«Шәриф Камалның шигырьләре ни өчен басылмаган? Сәбәбе...»

Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал музее мөдире Айдар Шәйхин 5 ел элек Шәриф Камалга багышланган утырышта кабул ителгән резолюциядә әйтелгән фикерләрне искәртте:

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– 5 ел элек булган «түгәрәк өстәл»нең резолюциясе үтәлгән. «Җыен» фонды, Дания Фатыйховна, Фоат Галимулловичка, Разил Исмәгыйлевичка зур рәхмәт. Разил абыйның тырышлыгы һәм аның даими хезмәттәшлеге белән башкарып чыгарылган проект булды ул. Китапны бастырып чыгару ике яклы процесс булды: бер яктан, безнең теләкне «Җыен» фонды кабул итте. Икенче яктан, тышкы факторлар да безне активлаштырды: Светлана Юрьевна әйтеп узган дискуссия кабынды. Дискуссия кабыну барышы Милли музей фондыннан Шәриф Камалга бәйле булган барлык документларны сорату белән бәйле иде. Китапка фондтагы материаллар мулдан кергән.

Моннан тыш, без фондта булмаган материалларны да өйрәнә башладык. «Шура» журналы, «Вакыт», «Нур» газеталарында басылган, ләкин кирилл графикасына күчерелмәгән, хәзерге җыентыкларга кермәгән текстларны да барладык, һәм барлау эше дәвам итә. Шигырьләрен дә кирилл графикасына күчердек. Бәхеткә – галимнәребез бар, һәм алар безне төзәтә. «Сада» җыентыгыннан шигырьләр алынды, «Шура», «Вакыт»та бастырылган шигырьләр кирилл графикасына күчерелә.

Шәриф Камал шигырьләренең басылып чыкмавының берничә сәбәбе бар: аларның әдәби сыйфаты түбәнрәк. Икенче яктан, Шәриф абый, моны аңлап, үзе үк аларны җыентыкларга кертүдән баш тарткан. Аның әсәрләр җыентыгы 1941 елда басыла башлый, 1942 елда басылу дәвам итә. Томлыкны әзерләгәндә үк, җыентыкның 1938-1941 елдагы җыентыклар нигезендә формалаштырылганлыгын искәртәләр. Шәриф Камал кайбер әсәрләрен 1938 елгы җыентыкка кертүне кирәк дип санамаган. Шулай булгач, кайбер текстларның югалуын күрәбез.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Хатирәләрне дә тагын бер кат барлап чыктык. Шәриф Камал турында аны күргән, белгән кешеләрдән истәлекләрне музейның иң беренче фәнни хезмәткәрләре – Зәйнәп Байгилдиева һәм Фатыйма Вәгазева 1944 елда Оренбург өлкәсе Чкалов шәһәре һәм Мордовия өлкәсе Татар Пешләсе авылына барып туплаган. Истәлекләрнең бер журналы бездә, аның күчермәсе мирасханәдә саклана. Без аны «Җыен» фонды чыгарган китапка керттек, ләкин китапка кермәгән истәлекләр дә бар, чөнки теге яки бу фактның булганын-булмаганын без төгәл белмибез. Хәзерге бәя бирүчеләр өчен өстәмә бәхәсләргә сәбәп була ала ул.

«Безгә Шәриф Камалның мирасы кирәк, дигән фикерне аңлатырга кирәк»

– Шәриф Камалның материаллары 1924-1925 елларда «Сабан» һәм «Юл» газеталарында басылып чыккан булган, – дип дәвам итте Айдар Шәйхин. – Бер мәкаләсе «Нур» газетасында басыла башлаган, «Гөнаһ шомлыгы» хикәясе тәрҗемәсе дә безнең кулда юк. Эзлисе, өйрәнәсе материалларның шактый икәнлеге мәгълүм. Без нинди юнәлештә барырга тиеш? Бу – безнең өчен билгеле бер сорау. Нәрсәне табабыз – шуны халыкка җиткерергә тырышабыз. Халык басылган әсәрләрне укый ала, кызыксынган даирә басылмаган әсәрләрне безнең аша ишетә, күрә ала.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Козгыннар оясында» пьесасы буенча «читка»лар эшләдек. Шуңа юлыктык: 1910 елда язылган хикәя нигезендә барлыкка килгән пьеса хәзер бик нык актуаль икән. Донбасс булган өчен генә түгел, әлбәттә. Яшьләр өчен сюжет бик актуаль булып тоелды. «Шура»да басылган кайбер текстларны яшьләр, галимнәр белән җыелышып, иске имляда укый-укый, кириллицага күчерелгән форматын эшләдек. Шулай итеп, без өйрәнәбез, интерпретация бирәбез, халыкка җиткерәбез. Шәриф Камал премиясе дә дәвам итә, ул киләсе елда тапшырылачак (2 елга 1 тапкыр уздырыла). Анда тәрҗемә юнәлешенең булуы безнең өчен зур «плюс». Шәриф Камалны без төрле телләрдә яңгыратып карыйбыз. Инглиз, рус, француз, төрек, вьетнам, корея һ.б. телләр. Төп чара апрельдә Кариев театрында булачак. Язучылар берлеге белән кичәне оештырачакбыз.

Бу айда Шәриф Камалның оныгының улы Айрат Байгилдиев безгә язучының 1930 еллардагы китапларын бүләк итте, аларның кайберләре фондта бар, кайберләре юк. Әле кичә генә «Томан арты» пьесасының 1935 елгы басмасын бүләк итте. Китапта Шәриф Камал төзәтмәләрен керткән, ул аны «Карчыга» исемле пьесага үзгәрткән. Әсәрләрнең фәлән төрле варианты бар бездә, аларны өйрәнү өчен текстологлар кирәк. «Ләкин текстологларга ул кирәкме?» – дигән сорау туа. Безгә Шәриф Камалның мирасы кирәк, дигән фикерне аңлатырга кирәк. Бәлки, аның академик басмасын да эшләргә вакыт җитеп киләдер, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дания Заһидуллинадан ике тәкъдим: Шәриф Камалның академик басмасын чыгару һәм мәктәпләрдә язучы турында сөйләү

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хакыйкый әгъзасы, филология фәннәре докторы, профессор Дания Заһидуллина, музейның соңгы еллардагы актив эшчәнлеге, бәйгеләр уздыру, китап чыгу – Шәриф Камалга игътибарны арттырды, дип саный:

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Алдагы бурычны ике юнәлештә күрәм. Беренчесе – фәнни өйрәнүне дәвам итү. Без Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында да бу мәсьәләне күтәрәбез, күрәсең, Шәриф Камалның академик басмасын әзерләү вакыты җиткәндер. Бүген текстологлар Фатих Әмирханның 6 томлыгын әзерли. Быел ел ахырына әзерләнеп бетәргә тиеш. Һәр томда – 15 процент яңа әдәби материал. 4-5 томнар Фатих Әмирханның публицистикасын, мәкаләләрен үз эченә ала, анда яңалык 30-60 процентка кадәр. Күз алдына китерегез, ул бит тыелган язучы түгел. Шулай булса да, академик басмада шулкадәр зур материал! Монда цензура алып ташлана, гарәп графикасында чыккан газета-журналларны Совет чорында текстологларның табып, карап бетерә алмаулары да бар.

Шәриф Камал томнарына тотынабыз икән, анда да ситуация шулай булачак. Шәриф Камалның да бик күп публицистик язмалары әле әйләнешкә кермәгән, бигрәк тә 1905-1917 елга кадәргеләре. Шәриф Камалның әдәби әсәрләренә бәя бирү, аның психологик прозасын алга чыгарып, аңа карашны үзгәртте. Академик басма чыккач, Шәриф Камалга караш тагын бер тапкыр үзгәрәчәк.

Институтта без әле уйлану этабында. 2024 елда 2025 ел өчен Фатих Әмирхан тулаем әзерләнеп бетә. Хәзергә Галиәсгар Камал һәм Шәриф Камалның академик басмаларын эшлисебез килә. Бәлки, аларны икесен янәшә дә алып барып була торгандыр, һәрхәлдә, моны текстологлар белән киңәшергә кирәк. Шәриф Камал дигәндә, музей, аның коллективы, аның тирәсенә тупланган яшьләр – алар безнең өчен зур ярдәмче булачак. Шәриф Камалның 6-7 томлык академик басмасы чыкса, ул инде бүген Шәриф Камалның мирасы укучыга әйләнеп кайтты, дигән сүз булыр иде.

Икенчедән, язучы мирасын кайтару өчен, академик яки фән юнәлешендә эшләү генә җитми. Моның өчен яшьләр белән эшләүне бик күп төрле яңа формалары кирәк. Бу очракта да, ниндидер заманча формалар кирәктер. Минемчә, республика күләмендә Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү дәүләт дәрәҗәсендә алып барыла. Әлбәттә, Тукай – бердәнбер. Шул ук вакытта, Дәрдемәнд, Фатих Әмирхан, Шәриф Камалның туган көннәрен дә мәктәпләр, урта һәм югары уку йортлары, вузлар дәрәҗәсендә ниндидер бер көнне тулысы белән багышлап эшләп булмый микән? Хәзер инде мәктәпләрдә укыту тәртибе дә бик кызык бит: һәр атнаның дүшәмбесендә 1 сәгать иң мөһим әйберләр турында сөйләшәләр. Шул сөйләшүне мәктәпләр күләменә елга 1 тапкыр Шәриф Камалга багышламаска? Бу бит мөмкин хәл! Татарстан Фән һәм мәгариф, Мәдәният министрлыклары үзара килешеп, моны эшли аладыр, дип уйлыйм.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әгәр дә, шулай итеп, бу шәхесләрне, аларның иҗатын яшь буынга җиткермәсәк, ул инде академик, фәнни-популяр басмаларда билгеле бер өлкән буын кешеләр өчен кадерле мирас булып кына калачак.

Музейның яшьләрне туплап, алар өчен төрле кызыклы формаларда эш алып баруын хуплыйм. Ләкин анда да йөрүче төркем зур түгел. Шуңа күрә мин тәкъдим иткән вариант бик отышлы булыр иде. Елга 1 тапкыр мәктәпләргә Шәриф Камал турында 45 минутлык материалны әзерләп бирәбез икән, ул инде зур масштабтагы балалар төркемен шушы мираска якынрак китерүгә бер адым булыр иде дип уйлыйм, – диде галимә.

«1930 елларда Шәриф Камалның исән калуында аның холык-фигыле роль уйнагандыр»

КФУ галиме, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин язучының холык-фигыле турында кызыклы мәгълүматлар сөйләде:

– Күп кенә язучыларыбыз 1930 елда яшәүдән мәрхүм ителгән, иҗатларын халыктан аерган бер вакытта, Шәриф Камал исән калды. Бу – аның бәхете. Моның сәбәпләре күп булгандыр. Шулай да, аның холык-фигыле төп рольне уйнамады микән, дип уйларга да мөмкин. Мәсәлән, Оренбургта чакта без аны шулкадәр эшлекле, җитәкчелек белән даулашларга керә торган, үзенекен итә торган бер көрәшче сыйфатында күрәбез. Мәсәлән, «Шура» журналы, «Вакыт» газетасы», «Вакыт» басмаханәсе бетерелгәч, Татарстан Республикасы төзелгәч, шундый юнәлеш алына – татарча газеталар, китаплар, журналлар чыгарырга теләсәгез, Республика хөкүмәтенә мөрәҗәгать итегез, диләр. Шуңа күрә, Оренбургта вакытлы матбугатны чиклиләр. Ул бер югары оешмалардан икенчесенә йөреп, «Юл», «Сабан» газеталарын чыгаруга ирешә. Шундый тынгысыз кешедән котылу җаен табалар – Мәскәүгә укырга җибәрәләр. Берәр кешене урыныннан аласылары килсә, укырга җибәрә иделәр – Совет хакимияте елларында ул гадәти алым булды. Шәриф Камал Мәскәүдә курсларда укыганнан соң, аны Казанга җибәрәләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

1925 елда ул Казанга килә. Шәриф агай да уйлангандыр. Без аны Казанда хакимияткә каршы көрәшкә күтәрелгән кеше буларак белмибез. Миңа 1920-1930 еллар матбугатын бөртекләп укып чыгарга туры килде. Ул «Татарстан» газетасында партия бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнгән. Димәк, бу турыдан-туры партиянең сәясәтен бу газетада үткәрүче, дигән сүз. Цензорлык роленә дә билгеләнә. Академия театрында бер үк вакытта әдәби бүлек мөдире һәм партия оешмасы секретаре булуы – рәсми даирәгә, рәсми сәясәткә аны хезмәт иттерү өчен күп нәрсә эшләнгән.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Икенчедән, аның холык-фигыле бик нык үзгәрә. 1930 еллардагы истәлекләрдә күренгәнчә, Татарстан Язучылар берлегендә җыелышлар булган. Алар өчәр-дүртәр көн дәвам иткән. Ул җыелышларга берлектә булган һәр кешегә килергә кирәк булган. Шәриф Камал да читтә калмаган. Тыныч кына тыңлап утырган. Кубарылып, кайнарланып чыгыш ясамаган. Ләкин, шулай да, килгәч, һәр кешенең фикерен сораганнар. «Шәриф абый, бу турыда Сез ничек уйлыйсыз?» – дигән сорауга ул: «Әйттеләр бит инде, фикерләр яңгырады бит инде», – дип җавап кайтара торган булган. Үз фикерен әйтмәгән. Бик сак тоткан үзен.

Газиз Иделле 1960 елларда «Беренче зур сәяхәт» дигән истәлекләрен язып чыгарды. Анда Шәриф Камалның холкы турында кызыклы мәгълүматлар бирелә. Мәсәлән, ул Шәриф Камал белән сәяхәт вакытында Азәрбайҗанда төрек тәмәкесен сатып алуларын яза. Кайтырга чыккач, юри хәбәр тараталар – имеш, тикшерүчеләр килә. Шәриф Камал тәмәкене тәрәзәдән ыргыта. Күрәсез – кеше куркытылган. Шундый мохиттә яшәгән.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шәриф Камалның иң көчле әсәре дип без «Акчарлаклар» повестен саныйбыз. «Акчарлаклар» – социалистик реализм әсәре түгел, без аны тәнкыйди реализм әсәрләре исәбендә йөртәбез. Аның беренче хикәяләре генә дә ни тора! Гариф Ахунов: «Шәриф Камал – татар әдәбиятында хикәячеләр арасыннан иң бөеге», – дип әйтә иде. Шәриф Камал советчыл язучы буларак танылды, күрәбез, 1940 елда аның иҗатына 30 ел тулу уңае белән зур кичәләр уздырылган, илдәге иң югары бүләк – Ленин орденына лаек булган. Шуңа күрә Шәриф Камалны без социалистик реализмны нигезләүче буларак кына түгел, әдәбиятыбызның зур художнигы буларак бәяләргә тиеш, – диде ул.

Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Энгель Таһиров фикеренчә, бабаларыбызның сукмагына басып, аларның мирасын кайтару – бу бик олы һәм әһәмиятле юнәлеш. Ул әлеге шәхесләрне күтәрергә, аларның мирасын зуррак масштабта карарга кирәклеген әйтте.

«Юл» һәм «Сабан» газеталарын архивтан табып кайтыгыз әле!»

Язучы, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лирон Хәмидуллин:

– Шакир һәм Закир Рәмиевлар Оренбургта чыгарган «Вакыт» газетасына корректор (редактор) вазифасына Габдулла Тукайны чакырып китермәкче булалар. Ул вакытта корректорлар 25 сум алган. Тукай килмәгәч, Шәриф Камалны чакыралар, һәм ул эшли башлый.

Фото: «Татар китабы йорты» Телеграм-каналы

Шакир Рәмиевның йорты янәшәсендә бертуган Рәмиевлар, редакцияләрдә эшләүчеләр өчен, өч секциядән торган зур гына бер йорт сатып алалар. Шуның ике секциясендә гаиләсе белән Риза Фәхретдин яши, шул ук йортта аның эш урыны да була. Өченче секциядә килеп-китеп эшләгән кешеләр урнашкан була. Оренбург кешеләре сөйләвенчә, иң беренче анда Шәриф Камал гаиләсе белән яшәгән. Аннан соң Борһан Шәрәф һ.б. яшәгән.

1924 елда Шәриф Камалның «Сабан» газетасын чыгаруы турында сүз булды. «Сабан» һәм «Юл» газеталары Казахстан Республикасы чыгарган. «Сабан»да казахча да, татарча да материаллар булган, дип язалар. Шәриф Камал «Сабан» газетасына редактор булып килгәнче үк, 1-2 газетаны ачуда катнашкан. Казахстан Республикасы башкаласы Оренбургтан 1925 елның августында Кызылорда шәһәренә күчерелә. Һади Такташ та шунда эшләгән. Анда эшләгән вакытта аның нәрсәләр язганын без белмибез. Шәриф Камал да шул ук газетада эшләгән – нәрсәләр язган, нәрсәләр бастырган, нинди фикерләре булган? Белмибез. Шуларны ачыклар өчен, Кызылорда шәһәренә ИЯЛИдан берәр кешене җибәрегез инде. Шул архивны эзләп табып, нәрсәләр барлыгын ачыклап кайтырга кирәк. Анда Һади Такташ, Шәриф Камал, Муса Җәлилнең дә эзләре бар. Муса Җәлилнең бер шигыре Такташ редакцияләгән бер газетада чыккан, ди. Ул бит бездә искә алынмый. Ә бәлки, ул газета Кызылорда архивында саклангандыр? Газета 1 елдан артык чыккан. Аларны казахлар чыгарып ташламагандыр дип уйлыйм, -– диде язучы.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Идеологик басым, «кызыллашу» нәрсәдә чагыла, аның чиге кайда? Бу сорауларга барыбер әле җавап эзләргә кирәк»

Филология фәннәре докторы, әдәбият галиме, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов:

– ХХ йөз башында татар әдәбиятын үзгәрткән, яңарышка китергән шәхесләр дигән вакытта, бер төркем әдипләрне атыйбыз. Шул вакытта һәрберсенең үзенчәлеген ачып бетерү бурычы әле дә тора. Шәриф Камалны күпме генә беләбез дисәк тә, аның иҗатындагы эчтәлек һәм форма яңалыгы, дөнья сурәте үзгәрү – әдип яши һәм тормыш, чынбарлыкны үзенең әсәре белән чагылдырганда яңа юллар, яңа формалар эзли, дигән сүз. Мондый әсәрләрнең укучысы да булган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шәриф Камалның психологизмына нисбәтле, андагы символлар, метафоралар, гаҗәеп матур сурәтләүләр, кеше һәм табигать бергәлеге... Бу үзенчәлекләрне Шәриф Камал хикәяләрен укыганнан соң, яңадан ачылып китүенә сокланып карыйм. Нигәдер миңа соңгы вакытта, «Акчарлаклар» повестена караганда, хикәяләре якынрак булып китте. Нәкъ менә әдәби осталык ягыннан мин анда шушы чаткыларны күрәм. Кеше психологиясен һәрбер сүзенә игътибар биреп укыйк әле. Һәрбер сүзендә тирән мәгънә, кеше шәхесен аңлау омтылышы, аң агышы, психологик анализ ята. ХХ йөз башында татар әдәбиятының яңарышы яисә дөнья сурәте үзгәрешенең чагышылы Шәриф Камалда да зур бер дулкын булып барган икән. Шәриф Камалның бу чордагы табышларын монография, проблемалы мәкаләләр җыентыгы рәвешендә укучыларыбызга даими тәкъдим итү сорала.

Без институтта Совет чоры әдәбиятын яңадан өйрәнәсебез килә. Төп классиклар белән янәшә, читкәрәк калып килгән, ләкин әдәбиятта табышлары булган байтак язучыларыбыз бар. Шәриф Камалның «Таң атканда», «Матур туганда» кебек әсәрләрендә социаль реализмның принциплары тулып китәчәк фикерләр урын ала. «Матур туганда» әсәренә бәя бирәбез икән, карагыз сез аны, ул тормышта чынбарлыкка мөрәҗәгать итә! Икенче яктан, яңа җәмгыятькә ышануын яза. Татар дөньясының сукбайлыкта йөргәненә җан газабы кичергәндә, яңа җәмгыять бу татарларга бәхет, матур тормыш алып киләчәгенә инанган һәм шуның чагылышын эзләгән. Әхлакый кыйммәтләрне ул дуслык, бердәмлек, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү кебек, татарның үзенә хас милли кыйммәтләре буларак чагылыш тапкан сыйфатларны яклап чыга.

«Идеологик басым, «кызыллашу» нәрсәдә чагыла, аның чиге кайда?» кебек сорауларга барыбер әле җавап эзләргә кирәк. Аның «Ут», «Козгыннар оясында» һ.б. драма әсәрләрендә Шәриф Камалның әлеге идеологиягә яраклашу омтылышы яисә шуның нигезендә язуы күренеп тора.

Шул ук вакытта, бу – язучының сынуымы, инануымы, хатасымы? Бу сорауларга җавап бирергә тиешбез. 1920 еллардан 1930 елларга кадәр язылган әсәрләренең нигезе нәрсәдән чыккан? Моңа кадәр «Акчарлаклар»ны язган автор ни өчен әлеге сыйнфый көрәшне әнә шундый хәлгә китерә? Ни өчен «Козгыннар оясында» хикәясен драма итеп эшли? Үз чорындагы укучыга нәрсә әйтергә тели, һәм без бүгенге көндә ничек бәялибез? Боларга яңадан әйләнеп кайту, кат-кат уку бик кирәк икән.

Татар әдәбиятының рухи ядкярләрен, мирасын барлау һәм аларны мәктәпләргә кертеп, билгеле бер системада укучыларны таныштырып баруның планын эшләргә кирәк. Мәсәлән, Мәгариф министрлыгыннан елга 1 тапкыр класс сәгатьләренә әлеге шәхесләр турында сөйләшүне кертергә сорап булыр иде. Рус, татар телендә сөйләсеннәр. Материалны әзерләп бирү – безнең эш, ләкин бу кирәк. Шәриф Камалның әсәрләре мәктәптә өйрәнелә. Алар турында «Шәриф Камал иҗаты мәктәптә» дигән әдәби-методик уку-укыту ярдәмлеген эшләү дә начар булмас иде. Классикларыбызның һәрберсенә кирәк ул, – диде галим.

«Аның хикәяләре – югары дәрәҗәдәге проза»

Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов:

Фото: © «Татар китабы йорты» Телеграм-каналы

– Шәриф Камал – минем иҗади ориентирларымның берсе. Үрнәк буларак кабул итәм мин аны. Беренче тапкыр аның рухияте белән моннан 49 ел элек Мордовиянең Татар Пешләсе авылына фольклор экспедициясе вакытында таныштым. Алачык кебек кечкенә йортында булган идем. Мин анда озак кына тордым. Ниндидер ым, ишарә булгандыр инде, аның рухиятенә керергә тырышканмын. Шул чордан ук мин аның иҗатына, шәхесенә битараф түгел.

Язучы буларак, иҗатының тирәнлеге мине җәлеп итте. Минем өчен ул– методологик базасы булган иҗат. Психологизм, символизм кебек моментлар мине бик кызыксындырды. Сүзнең тәме югалганда Шәриф абыйның берәр хикәясен укып куйсаң, тел шулкадәр сафланып китә! Минемчә, аның хикәяләре – югары дәрәҗәдәге проза. Шуңа күрә дә чын профессиональ прозаның башлангычы – Шәриф Камалдан.

Бик тиз арада Шәриф Камалның мирасын теоретик, аналитик нигездә, методологик аспектта барлап, өйрәнеп чыгарга кирәк. Аны ачкан саен әдәбиятыбызга йогынтысы булачак, яшь буын, прозаиклар күбрәк белер иде.

Шәриф Камал – бик көчле драматург та әле. Аның драмалары яңартылып, күрсәтелеп торырга тиеш. Юбилей елында булса да, барлык театрлар Шәриф Камалның берәр әсәренә мөрәҗәгать итсә, бик яхшы булыр иде. Гомумән, Шәриф Камал гына түгел, һәр драматургның юбилей елы булганда. Аны мәҗбүри куярга кирәк. Минемчә, Шәриф Камал моңа лаек. Әлбәттә, үзгәрешләр кертмичә дә куеп булмас, режиссерның сәләтеннән дә тора. Аны драматург буларак онытырга ярамый, дип саныйм.

«Сада» дигән шигырьләр җыентыгы кулга килеп эләкте. Шәриф Камалның шигъриятен дә юкка чыгарып ташлау дөрес булмас. Ул бит аның үсеш этабы. Ярый, үзе баш тарткан, җыентыкларга кертмәгән... Ләкин мирас китапларында шигърияте булырга тиеш, дип саныйм. Ул аның шул вакыттагы иҗади омтылышларын ача, – диде язучы.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Әсәрләрен рус һәм башка телләргә тәрҗемәсендә туплап чыгарсак, яхшы булыр иде»

Филология фәннәре кандидаты, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ленар Шәех:

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– Татарстан Фәннәр академиясе белән күп еллар хезмәттәшлек итәбез. Баштан Гаяз Исхакыйның 15 томлыгын эшләдек, аннары Габдулла Тукайның 6 томлыгын, Галимҗан Ибраһимовның 15 томлыгын. Хәзер Фатих Әмирханның 6 томлыгын эшли башлыйбыз, Алла бирсә. Без күптомлыкларны хәзерләп, аерым җыентыклар итеп бастырырга тиеш. Томлыкларга җыелган материаллар бер мәҗмуга булып саклана. Шәриф Камалның да күптомлыкларын әзерләсәк әйбәт булыр идек. 2019 елда аның бер җыентыгын әзерләп, бастырып чыгарган идек, чөнки Шәриф Камал китаплары күп еллар буена чыкканы юк иде.

Шәриф Камал премиясенә бәйле фикеремне әйтеп үтәсем килә. Милли музейга Шәриф Камалның аерым бер хикәяләрен яхшы сыйфатлы тәрҗемәләр нигезендә, мәсәлән, 1 хикәясен 5 телдә, 3 телдә бастырып булыр иде. Туристлар өчен дә яхшы булыр иде ул, – диде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Айдар Шәйхин:

– Шәриф Камалның 3 хикәясенең 6-7 телгә тәрҗемәсе бар. Шәриф Камалның иң соңгы җыентыгы 2019 елда чыкты. Ә русча басылган җыентыклары йөз ел чыкмагандыр. 15 ел элек Мордовиядә русча 1 китап чыккан булган, аннан кала башка басмалар юк, әмма ихтыяҗ бар. Туристлар да сорый, шәһәр кунаклары да. Шәриф Камалның әсәрләрен рус телендә укырга сораучылар бар. Мәсәлән, «Акчарлаклар»ның русчага тәрҗемәсе бар, аларны туплап, русча да бастырып чыгару мәсьәләсен уйлап бетерергә кирәк.

«Татар китабы йорты»нда туган тел укытучыларын семинарга җыеп, тәҗрибә алмашу оештырыйк»

«Яңа исем» проекты кураторы, Татарстан китап нәшрияты медиа-продюсеры, язучы, журналист Гөлүсә Закирова:

– «Яңа исем» лабораториясе, язучылар белән бергә республиканың төрле мәктәпләренә йөрибез һәм язучыларның кемнәр икәнен белми торган балаларны да очратабыз. Дәреслекләргә кергән язучыларны азмы-күпме белсәләр дә, әмма туган тел дәресләренең кыскартылуын бик яхшы беләбез. Хәзерге вакытта «Татар китабы йорты»нда чаралар заманча итеп, яшьләргә яраклаштырылып уздырыла. Бәлки, «Татар китабы йорты»нда узган чараларны QR-код итеп бирергәдер, үрнәген күрсәтергәдер. Татар теле мөгаллимнәрен, мәгариф белгечләрен бирегә җыеп, укулар үткәрергәдер? Шул ук «читка»лар кебек. Әгәр дә заманча форматка «төрәсең» икән, балалар шундук кызыксына. Заманча юлларын өйрәтүне бергә бәйләргә кирәк, – диде ул.

Фото: «Татар китабы йорты» Телеграм-каналы

Айдар Шәйхин:

– Безнең музейда муниципаль музейлар өчен семинарлар үткәрелә, шуңа күрә Сез тәкъдим иткән форматны да кертеп җибәрергә була, дип саныйм. Туган тел укытучыларын семинарга җыеп, безнең музей һәм Тукай музее һ.б. музейлардагы формат турында сөйләп, аңлатып булыр иде.

Саный китсәк, Казан һ.б. шәһәрләрдә әдәби музейлар шактый җыела. Соңгы елларда бездә әдәби музейларны мәктәпләрдә оештыру идеясе бар. Һәр язучы өчен аерым музей ачып булмас, гәрчә безгә бу хакта бик актив язып торсалар да, бу мөмкин түгел. Әмма кайбер мәктәпләрдә билгеле бер язучыларга багышланган музейлар бар, без белмәгән, бездә булмаган материаллар анда бар. Һәм еш кына әлеге музейларны туган тел укытучылары тота. Моны да безгә якын киләчәктә күз уңында тотарга кирәк.

«Әдәби мәктәпне киң масштаблы итеп эшлисе килә»

«Казан утлары» журналының җаваплы сәркатибе, шагыйрә, журналист Ландыш Әбүдарова:

– Шәриф Камал премиясендә катнашкан балалар, хаталар турында кем дә булса аңлатып китсә иде, дигән теләкләрен белдерде. «Хаталарыбызны күрәсе килә һәм алга таба дөресрәк итеп язарга өйрәнәсе килә», – диделәр. Шуннан соң, яңа форматта әдәби мәктәп оештыру идеясе барлыкка килде. Киң масштаблы итеп эшлисе килә, ләкин урын һәм вакыт мәсьәләсе бар. 15-20 кешелек әдәби мәктәп оешты. Атнасына 1-2 тапкыр очрашып, хикәя жанрын өйрәнә башладык.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Былтыр премиягә тәрҗемә өчен, Шәриф Камалның «Ата» хикәясе сайланган иде. Без эшне шушы хикәяне анализлаудан башладык. Хәзер бит яшьләр чит ил һәм рус әдәбиятын күбрәк белә. Татар әдәбияты факультатив дәрәҗәгә калгач, татар хикәясен без Антон Чеховның «Человек в футляре» әсәре белән чагыштырудан башладык. Ничек итеп нәкъ менә татар хикәясендә бәләкәй кеше архетибының олы кеше архетибына әйләнү трансформациясен күреп, яшьләр шаккатты.

Әдәби мәктәп Шәриф Камал исемен йөртә. Ул бер сезон булды, быел яңадан очрашу турында сөйләшүләр башланды. Анда методичкалар, яңа төрле геройларның үсешен күрсәтә торган бер яңа теоретик кызыклы мәгълүматлар табыла икән, үзебезнең чатка җибәреп торабыз. Без әлеге әдәби мәктәпне тагын да киңәйтергә теләп, «түгәрәк өстәл» янында утыручыларны да әлеге эшкә актив кушылырга чакырыр идем. Яшьләрдә әдәбиятны өйрәнү теләге бар, – диде ул.

Виртуаль экскурсия ясау, Шәриф Камалның барлык текстларын сайтка урнаштыру мәсьәләләре

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе һәм махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Айсылу Галиева:

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

– Шәриф Камал исемендәге әдәби конкурсның максаты – Шәриф Камалны, аның әсәрләрен пропагандалау. «Тәрҗемә» номинациясендә катнашучыларга әлеге әсәрне баштан ук сүтеп-җыеп бирергәдер. Ул вакытта тәрҗемәләр сыйфатлырак булыр, алар аны аңлап тәрҗемә итәрләр иде.

Шәриф Камал һәм башка язучыларыбызның иҗатын мәктәпләрдә популярлаштыру өчен, бөтен кеше дә Казанга – бу музейга килеп җитә алмый. Виртуаль экскурсияләр үткәреп, «Ачык университет» форматында видеолар әзерләп, тәкъдим итәргә мөмкин булыр иде.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Айдар Шәйхин:

– Виртуаль экскурсия ясау мәсьәләсе – төп темаларның берсе. Сирәк булса да, видеоформат экскурсияләре бар ул, әмма барлык мәктәпләргә барып җитү – четерекле мәсьәлә, чөнки без мәктәпләргә болай гына бара алмыйбыз. Дәүләт биреме кысаларында бара алабыз, мәсәлән. Кат-кат хат язып сорасалар гына, без мәктәпләргә бушлай барып җитә алабыз.

Хәзер без сайтыбызны яңартабыз, төп максатыбыз – бездә булган Шәриф Камалның барлык текстларын шунда урнаштыру. Хәзерге текстларның «сканнарын» урнаштырып бетерәсе килә.

Шәриф Камал әсәрләрен дөнья халыклары телләренә тәрҗемә итү һәм калыплашкан классик язучы образын икенче планга калдыру

«Түгәрәк өстәл»дә яңгыраган фикерләрне тыңлап бетергәннәр соң, йомгаклау сүзен Татарстан Милли музееның фәнни-тикшеренү эшләре буенча генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова әйтте:

– Мин рус милләтеннән булсам да, русча укысам да, мин татар язучыларының бик күп әсәрләрен русчага тәрҗемәсен укып белә идем. Мәктәп программасына кермәсә дә, кызыксынып укый идем. Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Муса Җәлилләрнең нәрсә язганын аңлап үстем. Шәриф Камалның «Акчарлаклар»ын да укыдык. Миңа бәхет елмайгандыр, дип уйлыйм, чөнки һәр кеше дә бу әсәрләрне укып үскәндер дип әйтә алмыйм. Шәриф Камалның элекке басмаларның тиражларын карап чыктым. Хәзер чыккан китаплары белән чагыштырабыз икән, хәзер бик аз күләмдә басыла. Рус теленә тәрҗемә китапларын әйтеп тә тормыйм. Башка язучыларның иҗатлары белән дә шул ук хәл. Минемчә, бу әсәрләргә ихтыяҗ зур. Әлеге әсәрләр турында татар милләте генә түгел, рус милләте дә белергә тиеш, дип саныйм. Резолюция әзерләгәндә шушы пунктны да кертергә онытмассыз: язучыларыбызның мирасын дөнья халыклары телләрендә дә пропагандаларга кирәк. Шул ук Тукай, Җәлил, Камал әсәрләре Советлар Союзы халыклары телләренә тәрҗемә ителеп чыккан булган бит. Алар хәзер тәрҗемә ителеп басыламы? Татар мәдәнияте язучылары, шагыйрьләре бик күп төрки халыклар өчен маяк булганнар. Бу мәсьәлә бүгенге көндә актуаль, дип уйлыйм.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Аннан соң, Шәриф Камал турында без драматург, публицист буларак та сөйләштек. Язучыны шәхес, классик буларак яхшырак аңлар өчен, аңа багышланган аерым-аерым темаларга бүленгән «түгәрәк өстәл»ләр уздырырга кирәктер. Мәсәлән, «Шәриф Камал – драматург» һәм аның берничә әсәрен анализларга. Язучының иҗади лабораториясен дә күрсәтә белү осталыгы сорала.

Тагын бер тәкъдим: Шәриф Камалның биографиясендә аның хезмәттәшләре, чордашлары белән үзара бәйләнешен күрсәтә торган аспектларын карыйк әле. Аның тирәсендә бик күп төрле мәдәният эшлеклеләре булган. Сугыш елларында республикада яшәүчеләр, ярдәм сорап, Шәриф Камалга хатлар язган. Шулай итеп, аны классик язучы буларак кына түгел, тере кеше буларак күз алдына китерергә мөмкин, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Шәриф Камал исемен Казандагы бер мәктәпкә бирү мәсьәләсен күтәрик»

Әдәбият галиме Фоат Галимуллин:

– Шәриф Камал вафатыннан соң, аның хәтерен мәңгеләштерү турында хөкүмәт карары кабул ителә. Беренчедән, шушы бинада аның музее оештырыла (бу – татар язучысына багышлап ачылган беренче музей). Икенчедән, 80нче мәктәпкә Шәриф Камал исеме бирелә. Нагорный бистәсендәге бер урамга һәм Мордовиядәге Татар Пешләсе авылындагы бер урамга аның исемен бирәләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бик яхшы хәтерлим, 80нче мәктәп белән бик тыгыз бәйләнештә булдым. Мәктәпкә кергәндә, Шәриф Камалның бик зур портреты эленеп тора иде. 1960 еллар ахыры – 1970 еллар башында татар телен кысрыклап, татар мәктәпләрен яптылар. 80нче мәктәптә эленеп торган портретны да, исемен дә алып аттылар. Шулай итеп, Шәриф Камал исемен оныттылар. Ләкин әлеге хөкүмәт карарын беркем дә гамәлдән чыгармады, һәм мәктәпкә Каюм Насыйри исемен бирделәр. Янында гына – Каюм Насыйри музее, мин каршы түгел, булсын!

Әмма хәзер бу хөкүмәт карары турында искә төшерергә вакыт җиткәндер. Шәриф Камал исемен Казандагы бер мәктәп йөртергә тиеш, шулай бит. Шәриф Камал исемен пропагандалаган тагын бер үзәк барлыкка килер иде. Моны резолюциягә кертергә кирәк, дип уйлыйм, – дип тәкъдим итте галим.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

  • «Татар китабы йорты» – Шәриф Камал мемориаль музее мөдире Айдар Шәйхин «түгәрәк өстәл»дә катнашучыларга рәхмәт әйтте һәм әлеге фикерләрнең резолюциядә урын алачагын билгеләп үтте.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100