Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саргайган пластик тәрәзә төбен ничек агартырга?

Гади агарткыч белән тәрәзә төбен чистартып була икән.

news_top_970_100
Саргайган пластик тәрәзә төбен ничек агартырга?
https://pixabay.com

Пластик тәрәзә төбен агарту өчен гап-гади агарткыч (отбеливатель) кулланып була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Теләсә нинди сыек агарткыч һәм каты щетка алагыз. Кулыгызга резин перчатка кияргә онытмагыз!

Чиләккә чиста су салыгыз һәм башта тәрәзә төбен дымлы чүпрәк белән сөртеп алыгыз. Тузанын, башка чүпләрен бетерегез. Аннары щеткага агарткыч агызыгыз һәм саргайган тәрәзә төбен чистарта башлагыз. Процедура катлаулы түгел, моның өчен ун минут вакыт җитә дип ышандыралар бу сайтта.

Щетка белән почмакларны, кырыйлары чистарту да җайлы була.

Агарткыч белән чистарткач, тәрәзә төбен дымлы чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

Әгәр беренче тапкыр ышкып кына чистармаса, агарткычны тәрәзә төбенә сөртеп, ун-унбиш минут көтеп торыгыз. Аннары кабат щетка белән ышкыгыз.

Ахырда тәрәзә төпләрен чиста суда чылатылган чүпрәк белән кабат юып чыгыгыз, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100