Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Шарфына эленеп калган, иреннәре зәңгәрләнгән». Балалар бакчасында сабый буылып үлгән

news_top_970_100
«Шарфына эленеп калган, иреннәре зәңгәрләнгән». Балалар бакчасында сабый буылып үлгән
"Татар-информ" архивы

Екатеринбургта балалар бакчасында тауда уйнаганда буылган 4 яшьлек кыз хастаханәдә үлгән. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 25 гыйнварда була. Балалар урамга уйнарга чыга, аннары уенчыкларын җыеп керә башлый. Уйный торган тау астында торучы кызны тәрбияче күрә. Башта ул аны басып тора дип уйлый. Аннары сабыйның шарфына эленеп калып, буылуы ачыклана.

«Ул тау астында басып тора, реакциясе юк. Тәрбияче аның янына баргач, кыз бала ияге һәм баш арты белән баскыч арасына кысылып калу ачыкланган. Кызның йөзе агарып килгән, башы артка киткән, иреннәре зәңгәрләнгән. Тәрбияче сабыйны ала һәм, кулларына күтәреп, бакча бинасына алып керә», – дигән «КП» чыганагы.

Аннары баланың анасына хәбәр итәләр. 10 минут узгач ук, әни кеше йөгереп килеп җитә. Аны тынычландыралар – реанимация бригадасы баланы аңына китергән. Хастаханәгә китергәндә, бала үзе сулыш ала.

Видеокүзәтү камералары әлеге фаҗигане төшереп алган. 11.39 сәгатьтә бала тауга күтәрелә, аякларын төшерә. Аннары бала әйләнә һәм асылынып кала, башы баскычта була. 2 минут дәвамында кыз аякларын болгый, аннары хәрәкәтләнми башлый. Тәрбияче бала янына 11.48 сәгатьтә килә. Башта ул баланы аягыннан тартып чыгармакчы була, булдыра алмый. Аннары баланы төртеп чыгара, диелә хәбәрдә.

Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

«Тупланган белешмә буенча, сабый балалар бакчасы территориясендәге таудан шуганда травма алган. Нәни кыз муенындагы шарфы белән тауның конструктив элементына эләгеп кала. Бакча хезмәткәре әлеге куркынычны бетерү өчен чаралар күрә, аннары баланы хастаханәгә китерәләр. Кызганычка, аның гомерен саклап калып булмый», – дигән Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Александр Шульга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100