Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саратовтагы күп катлы йортка дрон бәрелеп шартлаган

news_top_970_100
Саратовтагы күп катлы йортка дрон бәрелеп шартлаган

Саратов өлкәсенә Украинаның пилотсыз очкычлары белән һөҗүм булган, дип хәбәр итә губернатор Роман Бусаргин. Дрон калдыклары Саратов һәм Энгельс шәһәрендәге биналарга зыян китергән. Саратовның «Күпер алды мәйданы» («Предмостовая площадь») торак комплексында яраланучылар бар, 1 хатын-кыз авыр хәлдә, дип яза губернатор.

Саратовта «Волга Скай» дип аталган 38 катлы йортка зыян килгән – аңа дрон килеп бәрелә. Энгельс шәһәрендә Пушкин урамындагы торак йортның түбәсенә зыян килгән, һава дулкыны атып бәргән әйберләрдән автомобильләр җимерелгән.

Күп катлы йортта яшәүчеләргә вакытлыча тору урыннары һәм компенсация биреләчәк, дигән губернатор.

Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, төнлә 20 дрон бәреп төшерелгән, шуларның 9ы – Саратов өлкәсендә.

21 августта Украина дроннары беренче тапкыр Мурманск өлкәсенә килеп җитте. Бу – Украина чигеннән кимендә 1800 километр дигән сүз.

Хәзерге вакытта Россия кораллы көчләре Украина шәһәрләрен утка тота. Винница, Кировоград, Днепропетровск өлкәләрендә шартлаулар яңгырый, Киев, Черниговка ракеталар оча, дип яза «russian.rt.»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100