news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Саратовта туй мәҗлесе барганда газ шартлаган: 35 кеше имгәнгән

Кафеда туй кунаклары булганда, кухняда газ казаны шартлый.

news_top
Саратовта туй мәҗлесе барганда газ шартлаган: 35 кеше имгәнгән

Саратов өлкәсендә кафеда шартлау булган. 35 кеше имгәнгән. Бу турыда ашыгыч ярдәм хезмәтендәге чыганакка сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итте.

Кафеда туй мәҗелесе була. Шул вакытта кухняда газ казаны шартлый.

«Лысые горы бистәсендәге кафе кухнясында газ казаны шартлау сәбәпле, 35 кеше хастаханәгә мөрәҗәгать итте. Кафеда туй мәҗлесе булган», — дигән агентлык чыганагы.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Интерфакс» агентлыгына хәбәр иткәнчә, һәлак булучылар юк. Имгәнүчеләр арасыннан ике кеше авыр хәлдә, өч бала уртача авыр хәлдә. Калган кешеләр җиңелчә травмалар алган.

РЕН ТВ каналы шартлау булган кафедан эксклюзив видео күрсәтте. Кадрларда "Рандеву" кафесын төтен басканы күренә. Канал кырык кеше имгәнү турында хәбәр итә. Шуларның алтысы җитди пешкән, диелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар