Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саратовта танышын һәм аның өч яшьлек баласын үтергән укытучы хатынны хөкем итәләр

53 яшьлек хатын бер лицейда физкультура укыткан.

news_top_970_100
Саратовта танышын һәм аның өч яшьлек баласын үтергән укытучы хатынны хөкем итәләр
Саратов буенча тикшерү комитеты

РЕН ТВ каналы хәбәр итүенчә, Саратовта таныш хатынын һәм аның баласын үтергән укытучыны хөкем итәчәкләр.

53 яшьлек Елена Щеренко Саратов лицейларының берсендә физкультура укыткан. Саратов дәүләт техник университетында декан урынбасары булып та эшләгән. Педагогик стажы 30 ел.

2021 елның гыйнварында ул 38 яшьлек таныш хатыны янына килә. Алар арасында бәхәс чыга. Укытучы хатын хуҗабикәне һәм аның кызын пычак белән күп тапкырлар чәнчеп үтерә, фатирдагы кыйммәтле бизәнү әйберләрен һәм банк картасын алып чыгып китә. Банк картасыннан 70 мең сум акча ала.

Мәетләрне кызның әтисе таба. Ул икенче кызы белән урамга һава суларга чыгып киткән була.

Укытучының җинаять кылганда исерек булган. Аның зур бурычлары, шул сәбәпле коллекторлары белән проблемалары булуы ачыклана. Укытучының балигъ булмаган ике кызы һәм 20 яшьтән өлкәнрәк ике улы булган.

Шәһәр хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе икенче көнне үк үз теләге белән эшеннән китә.

«Версия-Саратов» хәбәр итүенчә, корбанның укытучыга бурычы булган. Елена башта аларны йоклатмакчы, аннары акчаларын алып чыгып китмәкче булган күрәсең, аннары бер мәлдә кухня пычагы белән ташланган.

Елена Щеренко корал, аеруча пычак белән оста эш итүе белән мактанырга яраткан. Кешеләрне кимсетеп сөйләшкән. Эш урынында конфликтлар булган, шуңа да 30 елга ун эш урынын алыштырган.

«Кеше ошамаса, ул аның ничек киенгәненә кадәр кимсетә ала иде. Берничә семестр укыткач, без аны алуны сорадык. Аннары аны малайларны укытырга куйдылар. Ул аларга да начар мөнәсәбәттә булды, хурлый иде», — дип сөйләгән бер студентка.

Бу җинаятьтән соң Саратов өлкәсендә укытучылар психиатрдан ничек белешмә алалар дигән тикшерүләр башлана.

Прокуратура укытучыны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100