Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саратов өлкәсендә «Ансат» вертолеты һәлакәткә очраган

news_top_970_100
Саратов өлкәсендә «Ансат» вертолеты һәлакәткә очраган
https://pixabay.com/

Саратов өлкәсендә вертолет һәлакәтендә бер кеше үлгән. Саратов башлыгы Михаил Исаев биредә бер вертолет кына һәлакәткә очравын, күктә бәрелеш булмавын ассызыклый. Моңа кадәр биредә ике вертолет бәрелешкән дигән хәбәрләр таралган иде. ТАСС шул хакта яза.

«Матбугатта чыккан хәбәрләр сәбәпле, ассызыклыйм – вертолет берәү генә, башка оча торган аппарат белән бәрелеш булмады», – ди Исаев.

Фаҗига Кумыс аланы территориясендә була. «Ансат» вертолеты уку очышына Соколовый бистәсеннән чыга. Экипаж парашютлар кулланып котыла. Мэр вертолетның хәрби базаныкы булуын әйтә. 

Вертолетта өч кеше була. Аларның берсе үлгән, берсе имгәнгән, эзләү эшләре бара, дип хәбәр итә ТАСС.

Өлкәдә Сәламәтлек саклар министры Олег Костин сүзләренчә, исән калган пилот канәгатьләнерлек хәлдә. "Бер очучы, 26 яшь. Хәле канәгатьләнерлек. Аның аяклары бәрелгән. Ул вертолеттан парашют белән сикергән", - дип яза ул Телеграмда.

Моңа кадәр матбугат чаралары биредә ике вертолет бәрелү турында язган иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100